Баулы хуҗабикәләре кәбестә солянкасы ясый
Кышкылыкка әзерләп япкан кәбестә, ягъни яшелчәле солянка хуҗабикәләр өчен ашыккан вакытта пешереп алыр өчен менә дигән аш. Аны әзерләү артык мәшәкать тә сорамый.
Стериль банкаларга япкан әзер салатлар, аш өчен ярымфабрикатлар студент балалары булган гаиләләр өчен дә уңайлы. Күпләр яраткан рассольник, солянка, борщ нәкъ шундый ризыклар. Ә бүген солянка ясыйбыз. Мин иртә өлгерә торган кәбестәләрдән ясыйм. Чөнки алар ярыла башлады.
2 -2,5 килограмм кәбестә
1,5 килограмм помидор
1 килограмм суган, шулай ук кишер кирәк булачак.
Кишерне эре кыргычтан, кырабыз, калган яшелчәләрне турыйбыз. Зур савытка 400 грамм көнбагыш мае салып, яшелчәләрне пешерергә куябыз. Өстенә 2-3 аш кашыгы тоз, 7-8 аш кашыгы шикәр комы, 5 аш калагы 9 процентлы аш серкәсе, бөртекле кара борыч, лавр яфрагы салабыз. Помидорлар аз булса, аларны томат пастасы да алыштыра ала. Әлеге массаны бер сәгать, сәгать ярым кайнатабыз һәм кайнар килеш банкаларга тутырып, төреп куябыз.
Әлеге яшелчәләр күләменнән 0,5 литрлы 8-10 банка солянка чыга. Әлеге солянка массасына гөмбә дә өстәргә мөмкин.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев