Баулы районы хуҗабикәләреннән кыяр тозлау ысуллары
Кыяр күпләп өлгерә торган вакыт. Бу чорда хәтта кыярларны кая куярга белмәгән хуҗабикәләр дә була. Баулы хуҗабикәләре кыяр тозлау рецептлары белән бүлешә.
Индира Сәйфуллина.
– Кыярларны җыеп алу белән тозларга кирәк. Иң беренче эш итеп, манты әзерли торган савытта банкаларны парда тотып, стерильләштерәм. Алар парда торган арада укроп җыеп керәм, суган һәм сарымсакны турап әзерләп куям. Банкаларга лавр яфрагы, бөртекле борыч, тәмләткечләрне салып, җайлап кына кыярларны тутырам һәм әзер тозлыкны кайнар килеш өстенә салам. Тозлыкны да төрлечә әзерлим. Әмма иң ошаганы “кисло-сладкий” итеп тозлаганы. Тозлыкны зур савытта алты литр су салып кайнатам. Шул алты литр су кайнап чыккач, аңа тугыз аш калагы тоз, унбиш аш калагы шикәр комы, 24 аш калагы тугыз процентлы аш серкәсе салам. Кайнап чыгу белән кыярлар өстенә салам. Шул ук манты савытына тозлык салынган банкаларны утыртам һәм кыярларның төсе бераз үзгәрә башлагач ук, алып тимер капкач белән ябып төреп куям. Тәмле була.
Салиха Гыйниятуллина.
– Мин өлкән яшьтәге кеше. Хәзерге яшьләр әллә нинди ысуллар куллана. Ничек кенә булса да, мин кыяр тозлауны борынгы – ачытып тозлау ысулын яратам. Зур гына эмаль савытка (мин гадәттә эмаль чиләк алам) күп итеп керән, карлыган яфрагы, укроп, сарымсак салам да кыяр тутырам. Эре булып үскән кыярлар да ярый. Тозлыкны болай ясыйбыз: бер литр су исәбеннән, аш кашыгы белән бер калак ярым тоз, өч аш кашыгы шикәр комы, аз гына лимон кислотасы салсаң була, салмасаң да була. Шушы тозлыкны кайнатып, кыярлар күмелеп калганчы салырга кирәк. Кыярлар өстенә шулай ук керән һәм карлыган яфрагы ябып, бастырыбрак куярга кирәк. Кыярлар күренеп калмасын. Тозлырак яраткан кешегә тозын күбрәк салырга була. Элек шулай тозланган кыярларны подвалда, базда саклый идек. Кетердәп тора, иң тәмлесе!
Эльза Шаракова.
– Безнең гаиләдә тозлы кыярны бик яраталар. Мин дә манты савытында әзерлим. Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә 3-4 лавр яфрагы, сарымсак, укроп салам. Кыярларны тутыргач, алар өстенә үк рюмка ярым тугыз процентлы серкә салам. Алты литрлы савытта тозлык әзерләү өчен 18 аш калагы шикәр комы, тугыз аш калагы тоз алам. Тозлыкны кайнатам һәм кыярлар өстенә коям. Манты савытына куеп, 7-10 минут (кыярлар төсе үзгәргәнче) тотам һәм тимер капкач белән ябып, төреп куям.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев