Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Баулы хуҗабикәләренә "җәй" шарлоткасы

Уңган хуҗабикәләр якыннарын җәй нигъмәтләре белән сыйлап калырга ашыга.

Уңган хуҗабикәләр якыннарын җәй нигъмәтләре белән сыйлап калырга ашыга.

Бу шарлотканы әзерләү өчен безгә кирәк булачак: 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 3 йомырка, 2 уртача күләмле алма (шарлоткага әчкелтем алма кирәк) яки җиләк-җимеш, 1 бал кашыгы разрыхлитель яисә аш серкәсе белән сүндерелгән ярты бал кашыгы сода.

Бер савытка 3 йомырканы сытабыз, өстенә 1 стакан шикәр комы салып, бик яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан катнашма икеләтә күбәеп, саргылт төскә керергә тиеш. Аннан соң өстенә 1 стакан он, разрыхлитель салып болгатабыз.

Шарлотканың эченә алма, чия, карлыган, кура яисә җир җиләге салырга була.

Табаны майлыйбыз, катнашманың яртысын салабыз һәм эчлеген җәябез. Катнашманың калган яртысын салып бетерәбез һәм духовкага куябыз. 40-45 минуттан “җәйге” шарлотка әзер булып, өйгә хуш исләр чыгарачак.

Ашыгыз тәмле булсын!

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев