Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Бәрәңгедән тәмле запеканка

Болытлы-яңгырлы караңгы көзге көнне өйгә хуш ис чыгарып, мичтә нидер әзерлисе килә. Сезгә бәрәңгедән запеканка рецептын тәкъдим итәбез

Кирәк:

Уртача зурлыктагы алты бәрәңге;

Ике йомырка;

Ике сарымсак теше;

3-4 кашык майонез;

100 грамм сыр;

1 кашык кипкән укроп яисә үзегезгә ошаган башка яшел аштәмләткеч;

Тәменчә тоз, борыч.

Сырны һәм сарымсакны вак кыргычтан чыгарабыз. Сырның яртысын бер йомырка һәм укроп белән кушып, бутыйбыз. Бу катнашма безнең запеканканың өстенә кирәк булачак.

Калган сыр янына икенче йомырканы, сарымсакны, майонезны, кыргычтан үткәреп, бәрәңгене салабыз. Тоз, борыч өстәп, бутыйбыз һәм диаметры 26 сантиметр булган табага салабыз. Өстенә йомыркалы-сырлы-укроплы катнашма коябыз.

180 градуска җылытылган мичтә 40 минут пешерәбез. Запеканканың өсте алтынсу төскә керергә тиеш.

Бу запеканкага ит фаршы яисә гөмбә кушып, төрләндерергә дә була. Ләкин бәрәңге белән генә дә бик тәмле килеп чыга. Ә өйгә тәмле сарымсак исе тарала.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев