Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Балык әзерләү серләре

Баулы хуҗабикәләренә балыкны тәмле итеп әзерләү серләрен тәкъдим итәбез

– Каткан балыкны – тозлы салкын суда (1 литр суга 1 чәй кашыгы тоз), ә балык филесын җылы урында эретсәң яхшырак.

 

– Балык чистартканда бармак очларын тозга батырып алсагыз, балык шуып китмәс.

 

–  Балыкның тәңкәләре җиңел купсын өчен, аны башта кайнап торган суга салырга, аннары серкә кушылган җылымса суда тотарга кирәк.

 

– Балыкны кыздырыр алдыннан кайнар майга бераз тоз өстәсәң, ул кетердәп торыр.

 

– Кыздырганда балык таралмасын өчен, аны әзерләр алдыннан 15 минут кала тоз сибәргә кирәк.

 

– Балык кыздырыр алдыннан 10 минут сөттә тотсагыз, ул аеруча тәмле булыр.

 

– Балык кыздырганда кухняда тәмсез ис таралмасын өчен, табага чи бәрәңге кисәге салыгыз.

 

– Диңгез балыгын кыздырганчы, аңа 30-40 минут алдан шикәр комы сипсәң, ул тәмлерәк була.

 

– Бөтен балык консервларын да ачуга, пыяла яки фарфор савытка бушатырга кирәк. Ачык калай банкадагы балык суыткычта да бик тиз бозыла.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев