Балык пешерү серләре
Балык шулпасы өчен берничә төр балык алсаң, ул тәмлерәк булачак.
Балык шулпасына тозны кайнап чыгуга салалар.
Балык пешергәндә суганны, лавр яфрагын һәм борычны озак кайнатырга кирәкми, чөнки балыкның тәме икенче булачак.
Балыкны өстәлгә куяр алдыннан гына кыздырырга кирәк, чөнки озак сакланган балыкның тәме үзгә була.
Балыктан саз суы исе килмәсен өчен тоз салынган суда юарга кирәк.
Балык тәңкәләрдән ансат әрчелсен өчен берничә секунд кайнар суда тоталар.
Балык чистартканда кулдан төшеп китмәсен өчен аңа аш тозы сибәләр.
Балык кыздыра торган майга әз генә тоз салсаң, балык табага ябышмаячак.
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев