Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Баллы гөмбә (опят) маринадлау

Быел гөмбә бик күп. Баллы гөмбәне маринадлау ысулын тәкъдим итәбез

1. Маринадлау өчен кечкенә һәм тыгыз гөмбәләрне сайлап юабыз.
2. 1 кг гөмбә бар икән, димәк, 0,5 стакан су, 0,5 стакан 9 % серкә һәм 1 аш кашыгы тоз кирәк.
3. Кастрюляга су салабыз. Су кайный башлагач, гөмбә салып, болгата-болгата, салмак утта кайнатабыз. Су янә кайный башлагач, 25 минут пешерәбез. 
4. Күбекне җыеп ташлыйбыз.
5. Тәмлеткечләр әзерлибез. 2 дәфнә яфрагы, 5-6 хуш исле борыч, 3-4 канәфер, бер чеметем дарчин (корица), бер чеметем лимон кислотасы һәм 1 чәй кашыгы шикәр комы.
6. Уттан алуга 5 минут кала (гөмбәләр төпкә утыра башлар) тәмлеткечләрне салабыз.
7. Әзер баллы гөмбәне кайнар килеш пешекләнгән банкаларга тутырабыз һәм тыгыз полиэтилен капкачлар белән каплап чыгабыз (тимер капкач белән капласагыз да була). Суыткычта яки базда саклыйбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев