Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Баклажаннан мусака

Мусака – Балкан һәм Якын Көнчыгыштагы традицион ризык.

Кирәк:
3 баклажан, 2 ташкабак, 4 бәрәңге, 4 помидор, 0,5 кг ит фаршы, үсемлек мае, тәменчә тоз-борыч, 300 г каты сыр, петрушка, укроп, 1 суган, 1 сарымсак, 1 аш кашыгы томат пастасы, 2 йомырка сарысы, 100 г атланмай, 100 г он, 300 г сөт.

1.Алдан суга салып тоткан баклажанны һәм ташкабакны буй-буй итеп турыйбыз һәм кыздырабыз.

2. Бәрәңгене, кабыгы белән пешереп, чистартабыз һәм түгәрәкләп турыйбыз.

3. Фаршка туралган суган, сарымсак, томат пастасын кушып болгатабыз.

4. Соус әзерлибез: онны атланмайда кыздырабыз, җылы сөт, тоз, йомырка сарысы, уылган сыр кушып болгатабыз.

5. Табага яшелчәләрне катламлап салабыз: фарш, ташкабак, түгәрәкләп киселгән помидор, баклажан, соус.

6. Алдан җылытылган духовкада ярты сәгать пешереп алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев