Баклажанлы җылы салат
Баулы хуҗабикәләренә җайлы гына рецепт тәкъдим итәбез
Кирәк була:
2 баклажан, 2 помидор, 100 г эремчекле сыр, 2 тырнак сарымсак, 1 бал кашыгы лимон согы, 3 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз, кара борыч.
Әзерләү:
• Баклажаннарны юыгыз. Икегә бүлеп, тоз сибегез һәм, әчелеге бетсен өчен, 15-20 минутка калдырыгыз. Аннан соң тагын бер кат юып алыгыз, киптерегез һәм зур шакмаклар итеп турагыз.
• Сарымсакны чистартып изегез. 1 аш кашыгы көнбагыш мае, лимон согы һәм кара борыч кушыгыз. Яхшылап болгатыгыз һәм шушы маринадка баклажаннарны өстәгез.
• Баклажаннарны махсус кәгазь җәелгән калайга салыгыз. Җылытылган духовкага 15 минутка куегыз. Алтынсу төскә кергәнче пешерегез. Помидор һәм сырны шакмаклап турап, баклажаннарга кушыгыз. Тоз һәм борыч сибегез, калган майны салат өстенә агызыгыз.
Фото: татар-информ
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев