Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Баклажан маринадлау

Баулы хуҗабикәләренә җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез

Моның өчен кирәк:

3 баклажан, 3 суган, 5-6 сарымсак, үсемлек мае

 

 Маринад өчен:

250 гр су, 2 аш кашыгы аш серкәсе, бер чәй кашыгы шикәр комы, бер чәй кашыгы тоз, 1-2 дәфнә яфрагы, түгәрәк борыч

Баклажанны 1-1,5 сантиметр калынлыкта боҗралап турыйбыз. Өстенә тоз сибәбез. Ярты сәгатьтән соң, туралган баклажаннарны салкынча суда юып алабыз. Майлы табада ике яклап кыздырабыз. Суга тоз, шикәр комы, борыч, дәфнә яфрагы, аш серкәсе салып кайнатабыз.

Банкага ярымбоҗралап туралган суган, урталай бүленгән сарымсак тырнакларын, баклажанны аралаштырып тутырабыз. Әзер маринадны агызып, 15 минут стерильләштерәбез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев