Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Бәйрәм көннәрендә якыннарыгызны тәбикмәк белән сыйлагыз

Баулы хуҗабикәләренә җайлы һәм тиз тәбикмәк рецепты.

750 мл чамасы сөт белән җылымса суны бергә алабыз, аңа берәр чәй калагы тоз, шикәр комы, 1-2 аш калагы көнбагыш мае кушып болгатабыз, шуңа коры чүпрә (11 гр) һәм бик куе итмичә генә он салып камыр ясыйбыз. Камыр 10-15 минут эчендә җылы урында кабарып чыга. Кабарган камырга ике йомырка салабыз. Калак очында гына чәй содасы алып аның өстенә кайнап торган су тамызабыз һәм камырга кушып болгатып бетерәбез. Тәбикмәк камыры күпереп тора башлый, аны кызган табага салып пешерәбез. Мондый тәбикмәкләрне кечкенә балалар да, өлкәннәр дә ярата. Ул челтәрле һәм бик йомшак була. Тәбикмәк төрле кайнатмалар белән табынга бирелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев