Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Алма пюресы рецепты

Алма уңышы мул булганнарга кышка алма пюресы әзерләү рецептын тәкъдим итәбез.

Пюре ясау өчен:
5 кг алма (чистартылмаган килеш)
1 стакан су
1/2 стакан шикәр комы
1 банка куертылган сөт кирәк була.

Алмаларны юабыз, тышын һәм эчен чистартып, кисәкләргә бүләбез. Калын төпле күстрүлгә 1 стакан су һәм алмалар салып, өстен капкач белән каплыйбыз. Төбе көймәсен өчен даими бутап торабыз. Алмаларны йомшарганчы әкрен утта пешерәбез. Йомшаргач, блендер белән бертөрле масса килеп чыкканчы изәбез. Ярты стакан шикәр комы салып, яхшылап болгатабыз.

Аннары бер банка куертылган сөт кушып, болгатабыз да, кайнап чыккач, биш минут әкрен утта кайнатып алабыз. Шуннан соң стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән каплыйбыз. Банкаларны әйләндереп куеп, җылы чүпрәк белән төреп куябыз, суынганчы шулай тотабыз. Бик тәмле килеп чыга. Алма уңышы белән нәрсә эшләргә белмәүчеләр өчен менә дигән рецепт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев