Алма белән кабак повидлосы
Укучыларыбызга бик тәмле повидло рцептын тәкъдим итәбез
Кабак белән алманың, эчләрен алып, кыргыч аша уып һәм җыелган суын сыгабыз.
Чыгарылган масса 4 кг. Шуңа 0,5 кг күрәгәне вак итеп турарга һәм 3,5 кг шикәр комы салып кайнатырга. Кайнап чыгып ун минут чамасы тоткач, сүндереп куярга. Суынгач, тагын кайнатып чыгарырга, ун минут пешерергә һәм тагын сүндерергә. Өченче тапкыр кайнап чыккач, ярты сәгатьләп тотарга. Болгаткалап торырга онытмагыз, төбенә ябыша күрмәсен.
Фото: /pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев