Абрикостан кайнатма рецепты
Абрикос сезонында татлы ризыклар ясап калырга була. Бу матур, тәмле, авызда эреп китә торган кайнатма.
Абрикослы-чикләвекле кайнатма рецепты. Кайнатма өчен бераз катырак һәм ваграк абрикос җимешләрен сайлап алырга кирәк. Алар төшләрен алганда һәм кайнатканда да бөтен килеш калачак.
Шулай итеп, 1 кг җимешкә 1 кг шикәр комы салабыз да, согы бүленеп чыкканчы калдырабыз, ара-тирә болгаткалап алырга була. Аннары әкрен утта 5 минут кайнатырга, өстен җыярга кирәк. Кайнатманы сүндерергә һәм суынганын көтәргә.
Икенче тапкыр кайнатырга җыенганда, кайнатмага төштән алынган чикләвекләрне салырга, саклык белән генә болгатырга да, 2 минут кайнагач сүндерергә.
Кайнатманы банкаларга тутырып салкын урынга куярга.
Фото: фрипик,ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев