Су торбаларын алыштыруны сорыйлар
Баулы шәһәре Восточная урамында яшәүчеләр менә инде берничә ел су торбаларының тузган булуыннан интегә. Алар, ремонтка акча булырмы-юкмы, дип борчыла. Су торбаларының тузганлыгы аркасында алар еш тишелә. Кайбер урыннарында су гел агып ята, ә кайбер йортлар каршында хәтта зур булмаган күлләр барлыкка килгән.
Восточная урамында су торбаларын 45 ел чамасы элек сузган булганнар. Бу урамдагы йортларда яшәүчеләр сүзләренә караганда, еллар узу белән алар тузган. Бу мәгълүматны “Водоканал” предприятиесендә дә расладылар – су торбаларының тузу дәрәҗәсе югары.
Су линиясендә ул кулланылышка тапшырылганнан бирле ремонт үткәлермәгән. Торбалар тузу сәбәпле, алар еш тишелә.
Рәмилә Кутлебаева бу урамдагы йортта 40 елдан артык гомер итә.
– Инде менә ничә ел безнең урамда су торбалары гел тишелеп тора, – ди ул. – Бер үк участокта җидешәр порыв булганы бар, хомут куялар да китәләр. Мин 49нчы йортта яшим, апрельдә булган порыв вакытында безне су басты, бөтен бакча су эчендә калды. Хәтта базга да су кергән иде. Ярар, аларны рәткә керттек. Су әле дә агып ята, безнең йорт каршында күл хасил булды. 37нче йорттан башлап, бөтен линияне алыштырырга кирәк.
Су аеруча күп агып яткан урыннар сазлыкка әверелгән.
– Белгән кешеләр әйтүенчә, линиянең бер өлешендә – калын торбалар, ә менә монда нечкә су торбасы куелган булган, шуңа черегән дә. Мин моны аңлыйм. Ярый биредә су агар урын бар, ә җәен үлән зур үскәч, күренми дә. Тик менем шуны әйтәсем килә: су көне-төне агып ята, шалтыратабыз, хет берәр белгеч килеп карасын иде, – ди шушы урамда яшәүче 75 яшьлек Илдус Инсапов.
Су линиясендә булган аварияләр бу урамда яшәүчеләрнең инде үзәгенә үткән. “Водоканал” төзәтеп китә анысы. Тик бу вакытлыча гына, порывлар еш кабатланып тора.
– Без һәр җыенда, һәр җыелышта су проблемасын күтәрәбез, – ди Восточная урамы өлкәне Тәнзилә Шакирҗанова. – Кыш көне булган соңгы җыенда да мин бу сорауны бирдем. Күпме кеше интегә. Ремонтка акча булмагач, линиянең проблемалы елешен генә булса да алыштырып булмый микәнни? Су линиясендә авария килеп чыкса, су бирүне туктатып торалар. Көннәр буе сусыз утырган чаклар була. Балалар, картлар, авыру кешеләр нишләргә тиеш сусыз?
Восточная урамында яшәүчеләр бу мәсьәлә белән шәһәр башкарма комитетына да мөрәҗәгать иткән булганнар. Шушы көннәрдә шәһәр башкарма комитеты биредә тагын бер җыелыш үткәрде. Анда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Соколов һәм “Водоканал” директоры Рафаэль Шәймәрданов катнашты.
Станислав Соколов билгеләп үткәнчә, Восточная урамы су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын алыштыру буенча федераль программага кертелгән. Хәзерге вакытта проект-смета документларын төзү бара. Проект сентябрьгә әзер булачак. Тузган су торбаларын алыштыру эше 2024 елга планлаштырылган. Биредә яшәүчеләр инде бу проблеманы хәл итүләрен көтеп арып беткәннәр, шуңа күрә аны мөмкин кадәр тизрәк чишүне үтенделәр.
Җыен шау-шулы булды һәм озакка сузылды, халык, урамда суүткәргеч белән бәйле күптәнге проблеманы хәл итәрләр, дип өметләнеп кайтып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев