Баулының кечкенә артистлары сәхнә тотты
Җәмгыять

Баулының кечкенә артистлары сәхнә тотты

Баулы районында балалар театр коллективлары арасында “Алтын битлек – 2026” тугызынчы фестивале узды. Жюри авыл мәдәният йортларында эшләүче коллективларның чыгышларын өч көн тамаша кылды. Без Татар Томбарлысы мәдәният йортында булып кайттык.

Без килгәндә балалар сәхнәдә репитиция ясый иде. Алар Нәби Дәүлинең “Җырлап узган җәй” спектакленнән өзек белән чыгыш ясаячаклар икән.   “Әкият” театр  төркеменә 10 яштән 14 яшькә кадәрге уннан артык бала йөри. Кечкенә артистлар төркеме белән авыл мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева җитәкчелек итә. 

–  “Әкият” театр  түгәрәге, әлеге фестивальдән тыш, авыл мәдәният йортында уза торган төрле бәйрәмнәрдә дә катнаша, 9 майда да чыгыш ясыйбыз. Бәйрәмнәрнең темасына карап, төрле сәхнә күренешеләре куярга тырышабыз, –  дип сөйләде Айгөл Нәүрүзбаева.

Театр түгәрәгенә йөрүче балаларны туган телләрендә матур итеп сөйләргә өйрәтәләр, үз-үзләрен сәхнәдә иркен һәм ышанчлы тоту, дикция өстендә эшлиләр.     

–  Балалар халык белән аралашырга, тамашачы алдында каушамаска өйрәнәләр, үзләренең тел байлыкларын арттыралар. Әйтеп үткәнемчә, хәзерге компьютер, телефон заманында кайберләре туган телләрендә дөрес җөмлә төзи белмиләр. Кечкенә артистлар сәхнәне яратырга, кыюрак булырга өйрәнә, театр түгәрәгенә йөрү аларда күп кенә уңай сыйфатлар тәрбияли. Минем уйлавымча, бу спектакльләр, түгәрәкләр алар өчен бик кирәк, файдалы,  – диде Айгөл Нәүрүзбаева.

 Бу елда “Әкият” театр  түгәрәге коллективы тулысынча диярлек яңарган, шуңа балаларның күпчелеге өчен фестивальдә чыгыш ясау – дебют. Айгөл Нәүрүзбаева сәхнәгә чыгар алдыннан аларны каушамыйча, рольләрен курыкмыйча башкарырга өндәде.

Театр коллективларының чыгышларын район мәдәният йорты вәкилләре бәяләде. Жюри балаларның артистлыгын, куелышның матурлыгын карый, декорация, костюмнарга игътибар итә. “Алтын битлек” фестивале театр коллективларының осталыгын күтәрү, иң яхшыларны ачыклау, балаларны театрга җәлеп итү максатыннан уза. Жюри әгъзалары  берничә көн эчендә авыл мәдәният йортларын йөреп чыкты. 

– Без балаларның  туган телләрендә чыгыш ясавын хуплыйбыз. Башка елларда да андый тәҗрибә булды – мәсәлән, удмуртлар – удмурт телендә, чувашлар чувашча спектакльләр күрсәтте. Без күп нәрсәне аңламасак та, балалар спектакльләре һәрвакыт Ватанга, әнигә, туган җиргә мәхәббәт, бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәклеге турында, аларда яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә, –  дип билгеләп үтте жюри әгъзасы, район мәдәният йорты директоры Лилия Мифтахетдинова. 

 “Әкият” театр төркеменең чыгышы тәмамланганнан соң, жюри әгъзасы Лилия Мифтахетдинова  балаларга рәхмәт белдерде, яңа уңышлар теләде.

Фестиваль барышында жюри әгъзалары район мәдәният йортларында эшләп килүче  тагын 19 коллективның чыгышларын карады. “Алтын битлек” фестивале чын дуслык, талант, жанрлар төрлелеге бәйрәменә әверелде.  Балалар өчен бу чыгышлар – зур тәҗрибә, мондый чаралар аларның осталыгын үстерергә ярдәм итә. Барлык коллективларга да диплом һәм баллы бүләк тапшырылды.

Фото: Татар ТОмбарлысы мәдәният йорты


Нет комментариев