Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда контрактчылар гаиләләренә ярдәм итәләр

Баулы шәһәрендә һәм Баулы районында контракт буенча хезмәт итәргә теләүче гражданнар белән актив эш алып барыла. 2024 ел башыннан 34 кеше контракт хезмәтен сайлаган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина Баулы районы хәрбиләренең гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләде.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, Баулы районыннан контракт буенча 109 кеше хәрби хезмәткә киткән.
– Без Баулыдан гына түгел, башка районнардан да контрактчыларны җәлеп итү буенча эш алып барабыз. Мәсәлән, барлык кирәкле мәгълүмат күрсәтелгән махсус листовкалар таратылды. Бүгенге көндә Баулы районында башка районнардан биш кеше контракт төзеде, – дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина. 
Контрактчы гаиләләре, кирәкле ярдәм алу өчен, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Агымдагы елда 21 гаилә балигъ булмаган һәр бала өчен 20шәр мең сум түләү алган.
– 2024 елда 16 кеше, сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгын алу өчен, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итте. Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына торак-коммуналь түләүләр чыгымнарына 50 процент күләмендә компенсация бирелә. Ә шәхси секторда теркәлгән ветераннар елына бер тапкыр газга техник хезмәт күрсәтүгә үз өлешләре өчен 50 процент компенсация ала. Күп фатирлы йортларда теркәлгән ветераннар коммуналь хезмәтләргә түләүгә ай саен үз өлешләре өчен 50 процент компенсация ала, – дип билгеләп үтте Илмира Хөснуллина. 
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысы өчен дә районда социаль ярдәм чаралары булдырылган. Аларның балалары балалар бакчаларына бушлай йөри. Мәктәпләрдә укучы балалар бушлай туклана, түгәрәкләргә бушлай йөри.
Контракт төзегән барлык егетләр, мәгариф оешмаларына белешмә биргәннән соң,  бу муниципаль ташламалардан файдалана ала.

Фото: Баулы-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев