Баулыда “Абунә декадасы” уза
1 апрельдән “Хезмәткә дан”га 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу башланды. Ә 4 апрельдән 14 апрельгә кадәр “Абунә декадасы” үткәрелде. Абунәче көне шәһәребезнең почта бүлекчәсендә узды.
Абунәчеләрнең очрашу урыны шәһәребезнең почта бүлекчәсендә булды. Бирегә иртәдән башлап газета-журналларга язылырга теләүчеләр агылды.
Нурия Искәндәрова “Хезмәткә дан” район газетасына озак еллар языла. Бүген дә килеп язылырга уйлаган.
– Ничә еллар язылганымны әйтә дә алмыйм, бик озак еллар, – ди Нурия апа. – Бик яратып укыйм, газетабыз аша районыбыз хәбәрләрен укып белеп торабыз. Кызыклы язмалар бар. Газетаны ничек бар шулай яратам мин.
Әминә Ершова да район газетасына даими язылучы.
– Мин укырга яратам, – ди ул. – Мәктәп елларыннан калган гадәт. Нинди генә китаплар, журналлар, газеталар укыганым булмады. “Хезмәткә дан” газетасын да яратып укып барам, көтеп алам. Барлык яңалыкларны белергә тырышам. Башта укып чыгам, аннары сканвордларын чишәм. Танышларның туган көннәрен дә газета битләреннән белеп барам. Китеп барган кешеләрне дә кызганып алам.
Абунә чорында район газетасына ташламалы бәядән язылырга мөмкин булды. Редакция Абунә декадасы вакытында газетабызга язылучылар арасында бүләк тә уйната. “Хезмәткә дан” газетасына барлык почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә Пионер урамы, 9 адресы буенча язылып була.
Фото: Айгөл Хөсәенова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев