Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сукбай хайваннар гуманлы ысул белән тотыла

Баулы районы башкарма комитеты халык гаризалары буенча һәм гуманлы принципларда хуҗасыз хайваннарны тоту турында Лениногорск шәһәре яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе белән муниципаль контрактка кул куйды.

Сукбай хайваннарны тоту буенча чаралар үткәрү максатыннан, Баулы районы башкарма комитеты электрон аукцион үткәрде. Аның нәтиҗәсе Лениногорск яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиясе белән муниципаль контрактка кул кую булды. Бу хакта Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, хуҗасыз хайваннар белән эш итү чаралары “Хайваннар белән җаваплы эш итү һәм Россия федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 498-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә үткәрелә. Әлеге чараларның иң мөһиме – хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт.

– Тотылган сукбай хайваннар Әлмәт шәһәренең махсус приютына асрауга җибәреләчәк. Анда тору чорында алар вакцинацияләнә, стерильләштерелә яки кастрацияләнә. Шулай ук төрле авырулардан һәм паразитлардан эшкәртеләчәкләр. Агрессив булмаган хайваннар элеккеге яшәү урыннарына, ягъни аларны кайда тоткан булсалар, шунда чыгарылачак. Иреккә чыгар алдыннан һәр эткә номерлы тамга куелачак. Мөгаен, аларның һәрберсенә чип куелыр, – дип сөйләде Данияр Бакиров.

Сукбай хайваннарны аулауга гаризалар 5-61-51 номеры буенча кабул ителә. Гариза биргәндә, хайванның фотосурәтен яки тасвирламасын күрсәтергә кирәк.

Баулы районында хайваннарны тоту чәршәмбе көннәрендә башкарылачак.

Индира Сәйфуллина

Фото: /yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев