Шалты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре өмә оештырган. Алар клуб территориясен, аның артындагы мәйданчыкны тәртипкә китергәннәр.
Авыл җирләренең чиста һәм төзек булуы – анда яшәүчеләрнең үзләреннән дә тора.
“Мәдәният йортлары – ул һәр авылның йөзе, күрке булып тора, – ди Шалты авыл клуб директоры Гөлназ Вахитова. – Без дә үзебезнең авылның чиста, матур һәм төзек булуын бергәләп булдырабыз. Бүген без җиде-сигез кеше җыелып өмә ясадык. Клуб артында территория зур. Аны һәрвакыт тәртиптә тотарга тырышабыз. Җәй көне үләннәрне чаптык, әле корыган агач ботакларын, чаган агачы һәм куакларны кисеп чыгардык”.

“Авыл территориясе чиста булса, һәрберебезгә күңелле инде, – ди авылда газ хезмәте буенча эшләүче Айдар Вәлиев. – Өмәләрдә катнашырга тырышам. Чөнки өмәләрдә күбрәк бензин пычкысы, балта, чапкычлар белән эшләргә кирәк. Арттан чистарып калуны күргәч, күңелләргә үк рәхәт булып кала инде. Язга чыккач та агачлар җыйнак булачак”.

Фото: Гөлназ Вахитова
Нет комментариев