Баулы районында барлыгы дүрт ветеринар участок пункты бар. Аларның һәрберсендә бер ветеринар табиб һәм санитар эшли. Районның Дәүләт ветеринария берләшмәсендә барлыгы утыз кеше хезмәт күрсәтә. Алар арасында Новозареченск ветеринар участок пунктында ирле-хатынлы эшләүче Ибраевлар да бар.
Безнең төшерү төркеме килгәндә Наҗия һәм Илфат Ибраевларның парлашып авыру мал яныннан кайтып кына барышлары иде.
– Менә шулай, көненә берничә тапкыр вызовка да чыгып керергә туры килә, – ди 32 ел ветеринар табиб булып эшләүче Илфат Ибраев. – Мал да бит кеше кебек үк авырый, аларны да вакытында дәваларга кирәк.
Бүгенге көндә Новозареченск ветеринар участок пункты барлыгы тугыз авыл җирлегенә – Николашкино, Измайлово, Дмитриевка, Таллы Күл, Салих, Шалты, Хәнсевәр, Яңа Чүте, Новозареченск авылларына һәм якын тирәдә урнашкан алты фермер хуҗалыгына да хезмәт күрсәтә.
– Безнең карамакта шәхси хуҗалыклардан 1350 баш мөгезле эре терлек, шуларның 650се савым сыерлары, 770 сарык, – дип сөйләде Илфат Ибраев. – Ел әйләнәсе эшнең бетеп торганы юк. Авылларда шәхси хуҗалыкларда малларга сезонлы хезмәтләр күрсәтәбез, шулай ук эт-песиләргә дә котыру авыруы буенча прививкалар ясыйбыз.
– Мин һөнәрем буенча тегүче. Соң булса да, уң булсын дип, ветеринария буенча курслар тәмамладым. Шуннан бирле иптәшем белән парлашып эшлибез, – ди Наҗия Ибраева. – Эшемне бик яратам. Без бит кечкенәдән үк авыл җирендә, мал-туар карашып үскән буын.
Ибраевлар гаиләсе, аларның хезмәте, эш вакытында килеп чыккан кызыклы хәлләр турында тулырак Баулы телевидениесендә карарга һәм “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.
Фото: Индира Сәйфуллина
Нет комментариев