Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы ветераннарына сөенеч бүләк иттеләр

Бүген Баулы шәһәрендә гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Вәли Садыйков һәм тыл һәм хезмәт ветераны Җәмилә Кашапова Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгарылган юбилей медальләре белән бүләкләнделәр. Аларны район җитәкчеләре, ветераннарның элекке эш урыннарыннан вәкилләр якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләделәр, президент бүләген тапшырдылар.

Тыл һәм хезмәт ветераны, сугыш ветераны толы Җәмилә апа Кашапова килгән кунакларны сабыйларча ихлас сөенеп каршы алды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Баулы бораулау эшләре предприятиесе ЦИТСы начальнигы Евгений Ушаков тәбрикләделәр. Җәмилә апа аларга үзенең авыр чорга туры килгән балачагы турында сөйләп үтте. Аңа 11 яшькә кадәр генә балачак бәхетен күрергә язган. Аннан соң өлкәннәр белән беррәттән авыр хезмәт арбасына җигелә ул. Бүгенге тыныч һәм мул тормышка сөенеп, 5 баласы, 13 оныгы һәм 17 оныкчыгы бәхетенә шатланып гомер йомгагын сүтә ветеран.

Бөек Ватан сугышы ветераны Вәли Садыйков килгән кунакларны үзе кичкән сугыш юллары белән таныштырды. Вәли абый 1942 елда сугышка китә, пулеметчы булган. Дошман солдатлары белән күзгә-күз очрашып, берничә тапкыр үлем тырнагыннан исән калган кеше ул. Камалышта калган көннәрен бик дулкынланып хәтерендә яңартты. Берничә тапкыр яраланган егетнең өенә "үле" дигән хәбәр дә җибәрелә.

- Андый хәбәре килгән кешенең гомере озын була, менә тугызынчы дистәмне ваклыйм хәзер, - дип елмаеп әйтте ветеран.

Аңа 1947 нче елда гына хәрби хезмәттән туган якларына кайту насыйп була. Ул гомере буе Баулы бораулау идарәсендә эшләгән. Элекке эш урыныннан хезмәттәшләре килүе аңа зур сөенеч булды. Вәли абый бүгенге көндә 3 баласына үрнәк әти, 5 оныгына һәм 4 оныкчыгына сөекле дәү әти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев