Баулы районында капиталь ремонт, төзелеш буенча дистәләгән программалар гамәлгә ашырыла. Быел Новозареченск бистәсе мәдәният йорты да дәүләт ярдәме белән яңартылды. Капиталь ремонт тәмамланыр алдыннан, “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесе бинаның ремонтка кадәр ничек булганлыгын һәм бүгенгесен чагыштырды.
Авыл мәдәният йортының чын иҗтимагый һәм мәдәни тормыш үзәге булуы беркемгә дә сер түгел. Биредә тормыш уңайлы шартларда “кайнап торырга” тиеш. Новозареченск мәдәният йорты иске проект буенча 1973 елда төзелгән. Ярты гасыр эчендә биредә фойе өлешчә төзекләндерелгән, хезмәткәрләр көче белән кабинетларга һәм тамаша залына косметик ремонт ясалып торган.
– Безнең мәдәният йортының түбәсеннән су үтми иде, ә электр челтәренең иске булуы чын проблема булды, чөнки бина төзелгәннән бирле аны бер тапкыр да алыштырмаганнар. Без соңгы вакытларда хәтта куркып идек, эштән кайтып киткәндә бөтен электр приборларын җентекләп тикшереп, карап китә идек, – дип сөйли мәдәният йорты директоры Алина Иванченко. – Авыл советы да клуб бинасында урнашкан. Дәүләт программасы буенча безнең фойега өлешчә ремонт ясалды, кабинетларда батареяларны алыштырганнар иде. Заллар бик начар хәлдә иде, бигрәк тә тамаша залы. Җыелышлар үткәргәндә, кунаклар килгәндә, безгә ничектер уңайсыз иде хәтта. Әлбәттә, без үз кулларыбыз белән буяп, ремонтлап тордык. Ә капиталь ремонт бик кирәк иде. Бәдрәфләр юк иде, хәтта канализация дә юк иде. Бинада су гына бар иде. Юу һәм җыештыру авыррак була иде. Безгә исә өлкәннәр дә, балалар да килә бит, ә кыш көне урамга чыгу авыррак, балаларга бигрәк тә. Алар бит әле түгәрәкләргә дә йөриләр. Хәзер безнең ике бәдрәф бар, аларның берсе инклюзив – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус җиһазландырылган.
Ремонт вакытында да клуб хезмәткәрләре авыл халкы, балалар катнашында төрле чаралар оештыралар. Җитәкче сүзләренчә, клубта тугыз түгәрәк эшли.
– Клубта ремонт вакытында мәктәптә эшлибез. Уку елы вакытында чаралар укучылар белән үткәрелде. Ә җәйге чорда, хәзер читтән килгән балалар да күп, чараларны мәктәп территориясендә үткәрәбез. Безнең бик яхшы футбол кыры бар, анда без күбрәк спорт уеннарын уздырабыз, – ди Алина Иванченко.
Эшләр биналарга капиталь ремонт ясауны, җиһазлар, инвентарь сатып алуны, шулай ук янәшәдәге территорияләрне төзекләндерүне үз эченә ала.
Клубның тамаша залы 300 кешегә исәпләнгән. Бирегә кирәкле бөтен әйбер-җиһазлар, утыргычлар алынган. Барлык эшләр дә якын арада тәмамланыр дип көтелә. Элек тәрәзәләр начар хәлдә һәм аскы ягы яртылаш ябык торганлыктан, бина караңгы булган. Хәзер тәрәзәләр тулысынча ачык, бу тамаша залын якты һәм уңайлы итә.
– Хәзер бездә яктылык җитәрлек булуга бик шат. Залның түшәмнәре иске, электр үткәргечләре белән проблемалар да бар: лампочкалар еш кына янып чыга иде. Хәзер яктырту уңайлы һәм эстетик яктан да күңелгә ятышлы, ә совет чорыннан калган иске плафоннар заманча утларга алыштырылды, – дип уртаклаша клуб директоры. – Мондый шартларда эшләргә дә рәхәт һәм күңелле булыр дип өметләнәбез.
Фото: Индира Сәйфуллина
Нет комментариев