Баулыда җәяүлеләр катнашында аварияләр теркәлмәгән
Җәмгыять

Баулыда җәяүлеләр катнашында аварияләр теркәлмәгән

2026 елның сигез аенда Баулы районында 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда биш кеше һәлак булган, 17 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Сигез айга нәтиҗә

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны дүрткә арткан, җәрәхәт алучылар саны ике кешегә кимегән, ә һәлак булучылар саны өчкә арткан. Баулы районы Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Илдар Мансуров билгеләп үткәнчә, хисап чорында районда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән.

– Бу – уңай күрсәткеч. Әмма районда аварияләрнең гомуми саны арту юл хәрәкәтендә катнашучыларның аеруча игътибарлы булуын таләп итә. Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре һаман да җитди проблема булып кала. Көз һәм кыш айларында бу мәсьәлә аеруча кискенләшә, – дип билгеләп үтте Илдар Мансуров.

Татарстанда быелның сигез аенда 1973 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: 212 кеше һәлак булган, 2388 кеше җәрәхәтләр алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, аварияләр саны – 83кә, җәрәхәт алучылар саны 131гә кимегән, ә һәлак булучылар 13кә арткан.

Җәяүлеләр катнашында 472 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 36 кеше һәлак булган, 452 кеше җәрәхәтләнгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, мондый аварияләр саны – 14кә, җәрәхәт алучылар саны 34кә кимегән, ә һәлак булучылар бишкә арткан.

 

Яктылык чагылдыручы элементлар

Көзге-кышкы чор җитүгә, көн яктысы кыскара, җәяүлеләрнең шактый өлеше караңгы төшкәндә һәм төнлә юлда була. Шуңа бәйле рәвештә, Дәүләт автоинспекциясе киемдә һәм әйберләрдә яктылык чагылдыручы элементлар куллану кирәклеген искәртә.

Яктылык чагылдыручы элементлар махсус материаллардан эшләнә. Аны таккан җәяүле, якынга төшә торган фаралар утында, 130–200 метр ераклыктан күренә. Андый элемент булмаса, аны нибары 25–50 метрдан гына күреп була. Бу исә машина йөртүчегә карар кабул итү өчен 15–25 секунд вакыт бирә. Яктылык чагылдыручы элемент куллану җәяүленең һәлак булу куркынычын – якынча 70 процентка, ә машина бәрдерү ихтималын 65–85 процентка киметә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1нче пункты нигезендә, торак пунктлардан читтә, тәүлекнең караңгы вакытында, җәяүлеләр яктылык чагылдыручы элементлар булган әйберләрне үзләре белән йөртергә тиеш. Бу таләпне үтәмәгән өчен, кисәтү ясалырга яки 500 сум күләмендә штраф салынуы мөмкин.

Яктылык чагылдыручы элементны җирдән 80–100 сантиметр биеклектә беркетергә кирәк, иң яхшысы – берничә элементны киемнең төрле якларына ябыштыру. Буе 140 сантиметрдан артмаган балаларга андый элементларны рюкзакка, җиңгә һәм баш киеменә беркетергә киңәш ителә.

Дәүләт автоинспекциясе Баулы районы халкын юлларда игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, гомерне саклар өчен, яктылык чагылдыручы элементлар кулланырга чакыра.

Фото: Индира Сәйфуллина


Нет комментариев