Белгеч нинди очракта ике тапкыр шампунь белән юарга кирәклеген аңлатты.
Күпләрдә балачактан ук башны ике тапкыр шампунь белән юу гадәте калган.
Янәсе дә беренче тапкыр шампунь тузанны һәм баш тиресендәге майны юа, икенче тапкыр юу тулысынча чәчне чистарту, шомарту өчен кирәк.
Косметолог Мишель Вонг чәч юуны савыт-саба юу белән чагыштыра: шампуньлау саны пычрану дәрәҗәсенә бәйле. Әгәр чәч артык пычранмаган булса, кабат-кабат шампунь сөртеп, ышкып юуның мәгънәсе юк. Әгәр дә баш һәм чәч тиресе яхшы юылган икән, процедураны кабатлау мәҗбүри түгел, ди ул.
Әмма ике тапкыр юу чыннан да кирәк булган очраклар да бар.
Беренчедән, башның тиресе артык майлы булса. Мондый типтагы чәчләр ике тапкыр юуны сорый.
Икенчедән, көн саен лак, гель, күбек кебек чаралар кулланган очракта.
Өченчесе – чәчегез бик куе булса. Чәч куе булса, баш тиресенә беренче тапкыр юганда гына барып җитү шактый кыен. Бу очракта ике тапкыр юу чәчләрне тулысынча чистартырга ярдәм итәчәк.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев