Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы юбиляры картлыкка бирешми

Яңа Шалты авылында дөньяга килеп, бүгенге көндә Баулы шәһәрендә гомер итүче Нуретдин Гыйзәтуллин 90 яшен билгеләп үтте. Җор телле, шаян сүзле юбиляр котларга килгән район җитәкчеләрен һәм кунакларны гармун уйнап каршы алды.

Авыр балачак еллары, сугыштан соңгы тормыш кыенлыклары да күңелендә булган яхшылыкны, сәләтне, яшәүгә булган омтылыш һәм дөньяга булган оптимист рухны юып ала алмаган. Нуретдин Гыйзәтуллин ун яше тулар-тулмас өлкәннәр белән эш арбасына җигелгән.

“Беренче сыйныфка дәртләнеп укырга кергән идек, икенче, өченче сыйныфларны укып бетерергә язмады, – ди ветеран. – Иң үкенечкә калганы – ул укый алмау булды. Шундый укыйсы килгән иде. Хәллерәк кешеләрнең балалары укып чыкты, ә мин көтү көтәргә ялландым. Аннан инде колхоз эше, печән әзерләү, чәчү... Аннан армиягә чакыру килгәнче комбайнга утырдым.”

 

“Безнең әтиебезнең кулыннан килмәгән эше юк. Ул кечкенәдән эшләп көн күргән буын баласы, – ди кызы Әлимә Гыйзәтуллина. – Колхозда ул тимерчелектә дә, терлекчелектә дә, игенчелек тармагында да эшләде. Безнең өчен ныклы куллы әти, ышанычлы гаилә башлыгы булды. Киләчәктә дә Минненур апа белән безгә матур үрнәк күрсәтеп озак еллар яшәүләрен телибез”.

Юбилярны гомер бәйрәме белән кызлары гына түгел, кияүләре, якын танышлары да тәбрик иттеләр.

Бу хакта тулырак Баулы телевидениесендә 30 нчы сентябрь көнне 19 сәгатьтә карарга мөмкин булачак.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев