Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы хуҗабикәләре каен суын кышка да әзерли

Борынгы заманнардан ук халык каен суының шифасы хакында яхшы белгән. Кеше сәламәтлеге өчен каен суы – тереклек нектарының файдалы яклары санап бетергесез. Шуңа күрә дә, яз җитү белән баулылар да каен суын татып карарга гына түгел, хәтта җыеп банкаларга стерильләштереп куярга да өлгерәләр.

Татар Томбарлысы авылында яшәүче Айгөл Миназовадан каен суын стерильләштереп ябу рецептын тәкъдим итәбез.

– Каен суы күптөрле файдалы минераллар, витаминнарга бик бай составлы, – ди Айгөл Миназова. – Сусауны баса, организмга хәл кертә торган тереклек суы дияр идем. Бигрәк тә бөерләрне чистартырга сәләтле ул. Без ел саен каен суы белән сыйланып калырга тырышабыз, хәтта кышкылыкка стерильләштереп тә куям. Аның бер авырлыгы да юк. Гадәттә мин, 3 литрлы банканы стерильләштерәм, кечкенәрәк стакан белән генә шикәр комы, берәр телем апельсин, лимон һәм бер чәй калагы лимон кислотасы салам. Каен суына шуларны салып утка куябыз, тик кайнатып чыгармыйбыз. Кайнап чыкса да куркыныч түгел. Күбекләнә башлагач, уттан алабыз һәм тимер капкач белән ябып куябыз. Каен суы әзер.

Айгөл Миназова сүзләренчә, мондый ысул белән ясаган каен суы белән ел дәвамында сыйланырга мөмкин. Ә суын алгач, каенда ясалган тишекне аңа зыян килмәслек итеп, яхшылап томалап китәбез. 

Фото: гаилә архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев