Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында биш административ материал каралды. Аларның дүртесе спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы һәм балигъ булмаган балаларына тиешенчә тәрбия бирмәүче аналарга кагылышлы иде.
– Әйе, без бераз эчтек. Аз гына. Чөнки бу көнне 1 сентябрь иде, балаларның уку елы башланды, – дип акланды комиссия каршына баскан ана кеше.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе урынбасары Минзинә Сурова хатын-кызга кабат сорау бирде. Чөнки ана кешенең 1 сентябрь бәйрәмен спиртлы эчемлекләр белән билгеләп үтүе турындагы җавабын кабул итеп бетереп булмый. Мәктәптән кайткан бала әнисен исерек хәлдә күргән.
– Менә беренче беркетмә. Икенчесе төзелсә, без сездән баланы алабыз, – дип аңлатты Минзинә Сурова ана кешегә.
Беренче тапкыр булганга, бу хатын-кызга кисәтү белдерелде. Аңа минималь штраф түләргә туры киләчәк.
Комиссия каршына баскан тагын ике хатын-кызның өчәр балигъ булмаган баласы бар. Ике ана да спиртлы эчемлекләр белән мавыга.
– Бу сезгә соңгы кисәтү яки балаларны гаиләдән алырга туры киләчәк, – дип кисәтте Минзинә Сурова. – Ни өчен балалар интегергә тиеш? Балаларны приютка җибәрәбез, ә сез исә үз ирегегездә яшәгез. Тик балалар кызганыч.
Бу юлы хатын-кызларга кисәтү белдерелде.
Комиссия утырышында каралган дүртенче эш тугызынчы сыйныфта укучы кыз балага кагылышлы иде. Ул еш кына дәресләр калдыра. Бала белән мәктәпкә аның әти-әнисе дә йөриячәк, дигән карарга киленде. Бу чара кызның еш кына дәресләрдән качуы аркасында күрелә.
Нет комментариев