Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (9-14 апрель)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар. Ялгыз Кучкарлар җитди булмаган мөнәсәбәтләр белән мавыгачак. Сәламәтлеккә ныграк игътибар бирегез. Кайбер Кучкарлар теш табибына баруны кичектереп килә, озакка сузмагыз, апрель тешләрне дәвалау өчен иң кулай вакыт.

Үгезбозау. Сәламәтлек ягыннан бар да яхшы булачак. Бу айда Үгезбозауларның сәяхәткә барып кайту мөмкинлеге бар. Җитди мәсьәләләрне хәл итүне кичектереп торыгыз.

Игезәкләр. Эшегездә уңышлар көтә. Активрак булырга кирәк. Спорт белән дуслашырга вакыт.

Кысла. Якыннарыгызга сезнең ярдәм кирәк булырга мөмкин. Буш вакытыгыз булганда ял итәргә тырышыгыз.

Арыслан. Үзгәрешләргә әзер торырга кирәк. Кибетләрдә йөреп, кәефегезне күтәрегез.

Кыз. Мөһим карар кабул итәр чак. Авырлыклар туса, якыннарыгызның ярдәменә өметләнә аласыз.

Үлчәү. Шәхси тормышыгызда узгәрешләр булыр.Бер-берегезгә игътибарлы булырга тырышыгыз.

Чаян. Һөнәрен алыштырырга теләүчеләргә нәкъ вакыты. Дусларыгыз белән сәяхәткә чыгыгыз.

Укчы. Иң беренче чиратта гаилә мәшәкатьләрен хәл итәргә тырышыгыз.Хезмәттәшләрегез белән сүзгә килүегез ихтимал.

Кәҗәмөгез. Көнләшү араны бозарга мөмкин. Моңа юл куймаска кирәк. Кешеләр белән аралашу,кунаклар чакыру өчен уңай вакыт.

Сукояр. Бу атнада хезмәттәшләрегез арасындагы абруегызны ныгыту өстендә эшләргә кирәк. Уңыш артыгыздан калмый, ияреп йөри сыман тоелса да, сак булу комачауламас. Эшегезне алыштырырга ашыкмагыз.

Балык. Вакыйгаларны ашыктырмагыз,үз көе белән барсын.Тышкы кыяфәтегезне матурлагыз,үзегезгә килешле кием сатып алыгыз.

http://muslumirc.ru/news/httpmuslumircrunewswidgetlistgoroskop-tat/yoldyznam-8-14-aprel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев