Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якташыбыз Вил Усманов тамашачыга серләрен сөйли

Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Вил Усманов “Күңелем сандыгы” дип исемләнгән татар җыр сәнгатендә үзенең беренче моноконцертын тәкъдим итте. Шундый концерт туган авылы Хансөярдә һәм Исергәп авылларында үтте.

Гадәти булмаган концерт җырчының тормыш юлы, татар көрәшендә ирешкән уңышлары, җыр сәнгатендәге урыны хакында сөйләшүләр, хәтта фикер алышулар белән үрелеп барды. Бигрәк тә баянда үзе уйнап башкарган яңа җырлары тамашачы күңеленә хуш килде.

Җырчы сүзләренә караганда, 2020 нче ел аеруча катлаулы булса да, иҗаттан туктап торырга ярамый. Бүгенге көндә аның әле халыкка ишеттермәгән дистәләгән җырлары бар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ