Яңалыклар

Баулыда капиталь ремонт бара

Быел Баулыда күп фатирлы ун йортта 39 миллион сумга капиталь ремонт үткәреләчәк.

Шәһәрдәге түбәндәге йортлар капиталь ремонтланачак: Чапаев урамы, 17, 19, 21; Салих Сәйдәшев урамы, 23А, 32; Горюнов урамы, 4; Энгельс урамы, 68, 70; Пионер урамы, 1; Һади Такташ урамы, 23. Эшләрне Баулының “ПМК-Мелиорация”, “АДС”, “Жилсервис”, “Комфорт” предприятиеләре башкарачак. Капремонт эшләре инде башланган.

Авыллардагы күп фатирлы йортлар быел капремонт программасына кертелмәгән.


Нет комментариев