Татар Кандызы авылы мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Балаларны яклау көненә багышланган кече Сабантуй уздырганнар.
Балалар җырлар җырлаганнар, шулай ук Сабан туеның традицион булган уеннарын — чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү , йомырка кабып йөгерү кебек уеннарын да уйнаганнар. Бәйрәм бик күңелле узган.
Чыганак һәм фотолар https://vk.com/wall-118261354_1008
Нет комментариев