Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы балалары өчен тылсымлы кичә оештырылды

Китап укуны популярлаштыру максатыннан ел саен үткәрелә торган бөтенроссия акциясенә Баулы балалар китапханәсе дә кушылды.

Төрле мастер-класслар, тамашалар, уеннар, конкурслар – Баулы балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен оештырган тылсымлы кичәдә –  “Китапханәдә эңгер-меңгер чак” балалар бәйрәмендә боларның барысы да булды.

Бәйрәмгә килгән 2нче, 6нчы мәктәпләр, 4нче гимназия укучылары күңел ачып кына калмадылар, шактый гына яңа мәгълүмат та алдылар. Китапханә берничә сәгатькә балалар шау-шуына күмелде.

–  Бүген безгә шулкадәрле бала килүенә бик шатбыз, алар безнең даими һәм иң кечкенә укучыларыбыз, – ди үзәкләштерелгән уитапханәләр системасы директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары Ландыш Субаева.

Балалар театр дөньясы белән таныштылар һәм үзләре дә чын артислар булып карадылар. Ачы лимон ашауларын, тозлы чәй эчүләрен мимика ярдәмендә күрсәттеләр, төрле темаларга диалоглар уйлап чыгардылар, шулай ук тетар караганда үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Китапханә “хуҗалары”ның һәр биремен артистларча оста итеп башкардылар.

Алга таба балаларны күңелле сюрприз көтә иде: аларны Пасха йомыркаларын бизәү буенча мастер-класска дәштеләр. Туган як музееның гамәли сәнгать студиясе җитәкчесе Румия Шәфикова балаларга йомыркаларны табигый, экологик яктан чиста материаллар белән буяу техникасы турында сөйләде. Шулай ук ул йомырканы кәгазь салфетка белән бизәп күрсәтте. Ябыштыру өчен – йомырка агы, ялтырату өчен көнбагыш мае кулланылды. Аннары һәр сабый Пасха атрибутын үзе бизәп карады.

Балалар “Гаҗәеп театр дөньясы” дигән күңел ачу программасында катнаштылар, курчак һәм бармаклар театрында, маскалар театрында артистлар буларак чыгыш ясадылар. Аннары “Карлсонда кунакта” дигән театр буфетында сыйландылар.

Төрле театр образларында фотога төшүне балалар аеруча үз иттеләр. Моның өчен махсус фотозона әзерләнгән иде.

6нчы мәктәпнең өченче сыйныф укучысы Сабина Гуссамова – китапханәнең даими укучысы.

– Мин төрле китаплар алам, укырга яратам, – ди Сабина. – Миңа чара бик ошады, үзебез өчен бик күп яңа мәгълүмат алдык. Йомырка буяу буенча мастер-класс аеруча мавыктыргыч булды.

–  Китапханәгә еш йөрмәсәм дә, китап укырга яратам. Миңа Александр Пушкинның шигырьләре аеруча ошый, – дип сөйләде безгә өченче сыйныф укучысы Ильвина Шакирова. –  Чара кызыклы һзм күңелле булды. Миңа костюмнарда фотога төшү бик ошады. Мин бүген чәчәк тә, алтын балык та булып карадым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев