Сентябрьдә Россия халкын 22 эш һәм сигез ял көне көтә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Президент академиясенең Дәүләт хезмәте һәм идарә институтының Халкының финанс грамоталылыгын арттыру буенча федераль методика үзәге эксперты Екатерина Медякова хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, сентябрь өстәмә ял көннәре булмаган гадәти эш ае булып тора. Анда барлыгы 30 календарь көн, шуларның 22се эш көне, ә сигезе ял көне булачак.
Стандарт биш көнлек эш атнасы белән эшләүче россиялеләр сентябрьдә 176 сәгать эшләячәк.
Медякова сентябрьдә дәүләт бәйрәмнәре булмавын ачыклады. Шуңа күрә ай дәвамында өстәмә ял көннәре, шулай ук кыскартылган бәйрәм алды эш көннәре каралмаган.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев