2026 елда, Юл фонды муниципаль программасы һәм региональ программалар кысаларында, Баулы районында 12,7 чакрым автомобиль юлы ремонтланган. Финанслауның гомуми күләме – 210,9 миллион сум.
Ремонт эшләре Баулы шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә – Александровка, Поповка, Татар Кандызы, Иске Чүте, Кызылъяр, Потап-Томбарлы авылларында – башкарылган. Шәһәрдә Беренче Май урамы тәртипкә китерелгән. Биредә шәһәр халкы күптәннән көткән җәяүлеләр тротуары да ясалган. Шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә Баулыны урап үтүче автомобиль юлы төзелеше тәмамланып килә. Бу чара Беренче Май урамындагы транспорт агымын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Юлларны төзекләндерү юлчылар өчен уңайлыклар тудырып кына калмады, ә җәяүлеләр һәм шофёрлар өчен хәрәкәт иминлеген да арттырды.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Нет комментариев