Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда Җиңү көненә багышланган бәйрәм программасы

    Хөрмәтле баулылар һәм шәһәребез кунаклары! Баулы районында Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтү программасын тәкъдим итәбез.

    9 май
    9.00 – Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы парад (Октябрь мәйданы);

    9.30 – тантаналы митинг (Җиңү мәйданы, Мәңгелек ут );

    10.00 – «Үлемсез полк йөреше» (Имплозия” даруханәсеннән алып, Җиңү паркы буйлап);

    10.30 – М.Ильясовның мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүче “Мин булдырам” коммерциянеке булмаган автоном оешмасы үзәген ачу (Салих Сәйдәшев урамы, 3);

    11.00 – Җиңүнең 74 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасы, (парк зонасы, Җиңү аллеясы буйлап);

    12.00 – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, Баулы районы командалары арасында футбол буенча иптәшләрчә матч (шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендәге стадион);

    18.00 – бәйрәм концерты (Октябрь мәйданы);

    18.30-19.00 – “Җиңү вальсы” акциясе (Октябрь мәйданы);

    19.00–20.30 – халык өчен бию программасы (Октябрь мәйданы);

    20.30 бәйрәм салюты.

    Фото: “Хезмәткә дан” архивы

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: