Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы имамнары киңәшләште

Бүген Исергәп авылы мәчетендә район имамнарының күчмә җыелышы үтте. Имамнар район һәм авыл мәчетләрендә башкарылган эшләр хакында хисап тоттылар, алда торган Корбан бәйрәменә әзерлек чаралары турында фикер алыштылар.

Имамнар җыелышын Исергәп авылы имамы Камил Шәмсуаров хисап доклады белән башлап җибәрде. Ул ел башыннан башкарылган эшләр хакында тәфсилләп сөйләде. Мәчеттә оештырылган һәр эшнең, авыл аксакаллары һәм абыстайлар белән киңәшләшеп, уртак көч белән алып барылуының сөенечле хәл икәнен ассызыклап үтте.

“2020 елдан алып, бүгенге көнгә кадәр барыбыз өчен дә бик катлаулы чор булды. Шулай да мәчетебез, барлык санитар таләпләрне үтәп, алга куелган бурычларны җайлап кына үтәп барды, – дип сөйләде Камил хәзрәт. – Социаль дистанция калдырып, мәчетләребездә җомга, бәйрәм намазлары да үтеп торды”.

“Безнең мәчет авылыбызга килеп керү белән үк юлчыларның да игътибарын җәлеп итә. Аллага шөкер, мәчетебез ишекләренең ябылып торганы юк, – дип сөйләде Рәис хәзрәт Әбүзаров. – Безнең авылдагы мәчетнең һәрбер эше күмәк эшләнә. Бу бик сөенечле. Без балалар бакчасы, мәктәп, “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле оешмасы, аның җитәкчесе Рүзилә ханым, мәчет яны укуларына йөрүче абыстай-шәкертләребез, укуны әйдәп баручы бик белемле абыстаебыз Венера Вәлиәхмәтова, шулай ук авыл җирлеге, авылыбыздан читтә яшәүче авылдашларыбыз белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез”.

Имамнар җыелышы барышында туган телне саклау, аны балаларга, оныкларга югары дәрәҗәдә өйрәтеп калдыру турында да сүз кузгатылды. Бу хакта Зәйтүн хәзрәт Гәрәев сөйләп узды. Шулай ук һәр авыл мәчете имамнары үзләрен борчыган сорауларын районның имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитовка җиткерделәр, канәгатьләнерлек җаваплар алдылар.

 Индира Сәйфуллина фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ