Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Баулы бакчачыларына берничә киңәш

Әле кар күп. Шулай булса да, бакча эшләрен яратучылар өчен эш башланды. Бакчаларында нәркис чәчәкләре үстерүчеләр аларның шытып чыккан үсентеләренә хозурлана ала. Чөнки нәркис чәчәкләре кар ачылу белән җирдән шытып чыга. Бер атна элек кенә кар яткан урыннарда бүген нәркисләр үсентесен күрергә мөмкин.

Нәркис чәчкләре – таләпчән булмаган үсемлекләр булып торалар. Ләкин нәркисләр мул һәм озак чәчәк атсын өчен, яз көне бик гади генә булган тукландыру да җитә. Нәркис чәчәкләрен әле кайгыртсагыз, озак көттермичә, алар сезне матурлыклары белән сөендерерләр!

Нәркис – иртә чәчәк. Аның беренче чәчәкләре апрель аенда ук барлыкка килә. Чәчәк атуның башлану вакыты һәм дәвамлылыгы суганчасын утырту вакытына, сорт үзенчәлекләренә һәм үсеш төбәгенә бәйле. Шунысын да истә тотарга кирәк, көз көне утыртылган нәркисләр язгыга караганда, иртәрәк чәчәк ата башлый. Моннан тыш, ачык кояшлы урында үскәннәре күләгәдә утырганнарына караганда, бераз иртәрәк чәчәк ата.

Кар эри башлап, җире ачыла башлауга ук беренче эш – шытып чыккан үсентеләр өстеннән узган елгы чүп-чарны, кипкән яфракларны алып ташлау. Яшь үсентеләргә зыян китермәс өчен, моны бик сак эшләргә кирәк. Алдагы көннәрдә бераз тискәре температура белән салкыннар көтелсә дә, алар нәркисләргә зыян китермәячәк.

Җир кипкәннән соң, аны йомшартырга кирәк. Параллель рәвештә яшеллек үсешен стимуллаштыручы азотлы ашламалар кертергә кирәк. Кайбер бакчачылар ашламаны кар өстенә үк салалар, шуңа күрә эрегән су аларны тамырларына тиз алып төшә. Ашлама сайлау кайсы вакытта, үсемлекнең нинди туфракта үсүенә дә бәйле.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев