Баклажан — файдалы яшелчә, ләкин аны бөтен кешегә дә ашарга ярамый. Кемгә бу продукттан баш тартырга кирәклеге турында табиб-гастроэнтеролог аңлата.
Эксперт сүзләренчә, баклажан клетчатка һәм калийга бай. Бу йөрәк өчен файдалы, шулай ук яшелчәдә күзәнәк мембраналарын сакларга ярдәм итә торган антиоксидантлар да бар. Әмма яшелчә чи килеш булганда, составында соланин дип аталган нейротоксин булуын истә тоту мөһим. Ул организмга зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә баклажанны һичшиксез термик эшкәртергә кирәк.
Төп каршы күрсәтмәләр бөер һәм ашказаны-эчәк тракты авыруларына бәйле. Баклажаннардагы тупас клетчатка механик рәвештә лайлалы тышчага зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә бөерләрдә оксалат ташлары булганда, шулай ук гастрит һәм панкреатит кискенләшкән чорда яшелчәне кулланырга ярамый.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев