Баулы гармунчылары “Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә катнашты
Җәмгыять

Баулы гармунчылары “Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә катнашты

Баулы шәһәре Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Тальян” халык гармунчылар ансамбле һәм “Яшь тальянчылар” ансамбле республиканың “Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә катнашып кайттылар. Бу фестиваль быел 41нче тапкыр үткәрелде.

Фестиваль бик зур масштабта булды. Анда Россия төбәкләреннән меңнән артык үзешчән сәнгать осталары катнашты. Фестиваль Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршындагы мәйданда башланып китте һәм төрле күңел ачу чаралары белән бәйләнеп барды.  Баулы мәдәният йорты директоры Ләйлә Сәйфуллина Баулы гармунчыларын тальян гармуннар ясау остасы Ринат Харисов белән дә очраштыру җаен тапты. Музыка остасы баулылар өчен мастер-класс үткәрде.

– Казанда “Күңелләрдә тальян моңнары” дип исемләнгән телевидение тапшыруында да катнашырга өлгердек, – дип сөйләде Ләйлә Сәйфуллина. –  Ике коллектив та фестивальдән лауреат дипломы алып кайтты. Гармунчылар бик күп танылган шәхесләр белән таныштылар, парадта катнаштылар. “Уйнагыз, гармуннар” фестиваленең гала-концертында катнаштылар.

Баулы гармунчылары ансамбленең дәрәҗәле булуы сизелә. Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән гармунчылар, танылган шәхесләр һәм сәнгать әһелләренең ихтирам, хөрмәт белән каравы, каршы алулары куанычлы. Баулы тальянчыларының тальяннарын алып уйнап-уйнап карадылар. Бу – безнең өчен горурлык. Яшь тальянчыларыбызның махсус тектерелгән костюмнары да күпләрнең соклануын һәм ихтибарын җәлеп итте. Мондый чараларда катнашу – ул буыннар бәйләнешен чагылдыра, уртак чыгышлары – күркәм күренеш. Шуңа күрә яшь малайлар һәм кызларны гармун, курай түгәрәкләрендә көтеп калабыз.

– “Тальян моңнары” гармунчы балалар ансамбле быел беренче тапкыр катнашты шушы бәйрәмдә. Бик ошады безгә. Зур дәрәҗәле гармунчыларның чыгышларын ихтибар белән карадык, – дип үз хисләре белән уртаклашшты “Тальян моңнары” гармунчы балалар ансамбле җитәкчесе Рәзил Фәррәхетдинов. – Иң мөхиме – фестивальдә яшьләр дә күп иде. Барысына да сокланып, карап, нәтиҗәләр ясадык. Безнең районның яшь гармунчыларында  күпмедер дәрәҗәдә кызыксыну уянгандыр дип уйлыйм. Без Казанга соклансак, Казан безгә сокланды дип әйтергә кирәктер. Яшь тальянчылар ансамбле күп районнарда юк диярлек. “Корал уйный, ир мактана” диләр. Чынлап та бездә өр яңа, яхшы тальяннар. Шушы тальянны кулга алу белән уйныйсы килә башлый. Шулай ук бар балага да яңа костюмнар тегелде безнең Татарстан Рәисе ярдәмендә. Үзебезнең район җитәкчеләренә, Ләйлә Мәхмут кызына үземнең исемнән һәм дә балалар исеменнән бик зур рәхмәт әйтәсе килә.


Нет комментариев