Белгечләр бик кызыклы ачыш ясаган. Кешенең эчке халәте белән тышкы кыяфәте арасында бәйләнеш көчле икән.
Стресс кичерүнең беренче сигналларының берсе — биттә шешенү һәм ялкынсыну билгеләре барлыкка килү. Нерв киеренкелеге лимфа әйләнешенә, сулыш алу ритмына, йөрәк тибешенә йогынты ясарга мөмкин. Кичерешләр организмдагы сыеклык алмашына да тәэсир итеп, шешенү һәм ялкынсынуга китерергә мөмкин.
Кинәт артык килограммнар өстәлү дә эчке дөньяның тотрыксыз булуы турында сөйли. Маңгай тирәсендәге җыерчыклар эчке киеренкелек кичереп яшәү билгесе булырга мөмкин. Ә менә кинәт кенә күпләп чәч коела башлау кешенең ата-анасы, гаиләсе белән конфликт булуы турында сигнал икән. Кеше үзенең тамырларын кабул итми, әти-әнисенә, туганнарына карата җыелып килгән үпкәләрен кичерә.
Кеше ишеткән һәм күргән мәгълүматны кабул итәсе килмәсә, бавыр белән проблемалар башланырга мөмкин. Күз алмалары саргаю сагайтырга тиеш. Ә менә бу тормышка “тешегез үтмәү”нең билгесе — тешләр белән проблемалар барлыкка килү. Сүзләрегезне гел эчкә җыеп, тешләрегезне кысып яшәү эзсез үтми, иртә картайтуга да китерә.
Еш стресс кичергән кешенең ашказаны да яхшы эшләми башлый икән. Менә шулай. Шуңа киеренкелек кичермичә, якыннарыгызга үпкә сакламыйча яшәргә тырышыгыз.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев