Нәфыйковлар гаиләсе республика Рәисе тарафыннан хөрмәтләнде.
2026 елның 27 августында Казан Кремлендә Татарстан Республикасы көне уңаеннан тантаналы кабул итү чарасы узды. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше республика үсешенә өлеш керткән гаиләләрне бүләкләделәр. Күркәм традициягә әверелгән чара хезмәт династияләре вәкилләрен, җәмәгать эшлеклеләрен һәм батырлыклары Татарстанның күпмилләтле халкы өчен үрнәк булган хәрбиләрнең гаиләләрен җыйды. Быел мактаулы миссия ирле-хатынлы Нәфыйковлар Илнур Илгизәр улына һәм Эльвира Рим кызына ышанып тапшырылды, алар Баулы районын шундый югары дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр.

Баулы шәһәрендә туган Илнур Илгизәр улы Нәфыйков офицер, ул намусы һәм гражданлык батырлыгы үрнәге булып тора. 2006 елда ул Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Казан югары хәрби команда училищесын тәмамлый, капитан хәрби дәрәҗәсенә ия. 2017 елдан Илнур Илгизәр улы нефть тармагында эшли. 2017-2021 еллар дәвамында Лениногорск бораулау эшләре предприятиесенең 3нче бораулау цехында нефть һәм газ скважиналарын эксплуатацияләү һәм разведкалау өчен бораулаучы булып эшли.
2022 елдан 2024 елга кадәр Илнур Илгизәр улы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итте. Луганск Халык Республикасы территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашты, Купянск юнәлешендә дошман һөҗүмен кире кагуда рота белән командалык итте. Сугышчан бурычын үтәгәндә мина шартлап, яралана. Күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен дәүләт бүләкләренә лаек булды: Суворов медале (2023 ел), “Сугышчан батырлык өчен” медале (2023 ел), “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале (2024 ел), шулай ук Батырлык ордены (2024 ел).
Бүгенге көндә Илнур Илгизәр улы нефтьче булып эшләвен дәвам итә. 2025 елдан “Батырлар. Татарстан геройлары” исемле республика программасында актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара, район һәм шәһәрнең барлык чараларында катнаша.
Тормыш иптәше Эльвира Рим кызы чын хатын-кыз үрнәге һәм ышанычлы таянычы. 2012 елдан ул Баулы пласт басымын саклау цехында эшче агентны пластка кую буенча насос станциясе машинисты вазыйфасында эшли. Эльвира Нәфыйкова күп еллар дәвамында нефть һәм газ чыгару тармагында намуслы хезмәткәр булып тора.
Ирле-хатынлы Нәфыйковлар гаиләләрендә уллары Кәримне тәрбияләп үстерәләр.
Яшь булуына карамастан, гаилә Баулы районында зур абруй һәм ихтирам казанып өлгерде.
– Без Рәис тарафыннан Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган чарага чакырылдык. Республикада Гаилә кыйммәтләренең кадерен белүләре яхшы ук сизелә, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Эльвира Нәфыйкова. – Гаиләләргә карата ихлас сүзләр һәм бүләкләр тапшыру аеруча истә калырлык булды. Чара чын-чынлап дулкынландыргыч булды. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Мондый мөһим һәм рухи вакыйга өчен рәхмәт!
Нәфыйковлар гаиләсе – Ватанга мәхәббәт, үзара аңлашу, хезмәт сөючәнлек һәм актив гражданлык позициясенең аерым гаиләнең генә түгел, ә тулаем районның абруен ныгыту өчен нигез булуының ачык мисалы.
Фото: Баулы районының ЗАГС бүлеге
Нет комментариев