Баулыда бәйге узды
Җәмгыять

Баулыда бәйге узды

Иҗат кешеләрен һәрвакыт данлаучы, туплап торучы шигырь бәйгеләре үткәрелеп тора. Аның чираттагысы “Сүз егәре” исеме белән Баулы нефтенең 80 еллыгына багышланды. Мондый эчтәлектәге бәйге беренче тапкыр үткәрелде.

Бәйгенең “Бәхет нуры синдә, туган як” номинациясендә Гүзәл Минәҗетдинова җиңүгә ирешкән. Татар телендә иң яхшы шигырь призына Алсу Сафина- Васикова лаек булган, “Мин яратам сине, шәһәр” шигыре белән мактаулы бүләк Зилә Гамировага тапшырылган.  

Бәйгенең “Безнең тарих – безнең горурлык” номинациясендә якташыбыз, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Баулы бүлеге җитәкчесе Римма Яруллина “Данлыклы буровой мастер” шигыре белән җиңү яулады. Баулының үзәк мәйданында Республика көненә багышланган чарада җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләделәр.

– Минем шигырем легендар бораулау мастеры, рационализатор Нургалиев Мотаһар Фатыйх улына багышланды. Баулыда аның турында ишетеп белмәгән кеше сирәктер. Ул беренче бораулау мастеры, күп орденнар белән бүләкләнгән билгеле, легендар шәхес белән миңа да очрашырга да, сөйләшергә дә насыйп булды, – дип сөйләде Римма Яруллина үзенең иҗатындагы герое хакында. – Күрешкәнгә кадәр, ишетеп, фоторәсемнәре буенча күреп, таный идем мин Мотаһар абзыйны. Ә 2015  елда ул больницага безгә приемга килеп керде. Мин аны танып алып, хөрмәтләп, табибка бу кешенең кемлеген аңлаттым. Мотаһар абзый 90 яшен узган булса да, бик зиһенле иде ул вакытта. Аңарга кирәк дәваны билгеләп, булдыра алган кадәр хөрмәт күрсәтеп, озатып калдык. Кызганычка каршы, кеше гомере чикле шул, Мотаһар абый да 2017 елда мәрхүм булган.

 

 

Менә шулай тагын еллар узгач, якташ нефтьчене зурлап, данлап Римма Радик кызы бәйгегә шигырь юллаган.

– Әгәр дә тарихка бераз күз салсак, 45 ел гомерен бораулауга багышлаган ул. Мотаһар абыйның бригадасы бораулауда яңа методлар куллана башлаган һәм рекорд дәрәҗәсенә җитә торган нәтиҗәләр күрсәткән. 1951 елда 275нче скважинада бораулау тизлеге бер станокка – айга 1275 метр тәшкил итә. Бу бораулауны алар гадәттәге 70-80 көн урынына 40 көндә тәмамлыйлар. Аның тәҗрибәсе республикада һәм илнең башка нефть төбәкләрендә кулланылган. Безнең якташыбыз бораулау тизлеген арттыру өчен җайланмалар уйлап табу авторы. Мин аның хакында башкалар да ишетсен, белсеннәр диеп, горурланып һәм илһамланып иҗат иттем. Язганнарым Мотаһар Фатыйх улы рухына дога булып ирешсен! Урыны җәннәттә булсын иде, – ди шигырь авторы. – Мотаһар абыйның тормышын, хезмәт баскычларын укып, өйрәнгәндә, 1970 еллар ахырында аның Алжирда эшләгәнен дә белдем. Анда ул Татарстан бораулаучыларының инженерлык хезмәте белән җитәкчелек иткән. Менә бит, нинди данлыклы якташларыбыз бар!

 

 

Беренче буровой мастер –

Мотаһар Фатыйх улын

Искә алыйк әле бүген,

Әйтеп хөрмәтләү сүзен...

 

Мең тугыз йөз кырык дүрттә

Хезмәт юлын башлый ул –

Иң беренче скважинаның

Эшен, данын хаклый ул!

 

45 ел буровойда!

Гел алдынгы, гел үрнәк!

Ленин орденына лаек –

Хезмәтенә зур хөрмәт!

 

Скважиналар бораулауның

Вакытын кыскартуны –

Нургалиев бригадасы

Рекорд куйган ул елны!

 

Рационализатор була,

Яңа алымнар кертә!

Зур тизлектә бораулаучы

Исемен алар йөртә!

 

Менә шундый фидакарьләр

Башлыйлар нефть эшен,

Киләчәктә бу хезмәтләр

Күрсәтерләр үз көчен!

 

Хезмәт Кызыл байрагының

Ордены бик зур бүләк!

Данлыклы буровой мастер –

Лаеклы булган, димәк!

 

“Татнефть”нең бик почетлы

Нефтьчесе исемен

Горур йөртә гомер буе –

Зурлап нефть җисемен!

 

Мотаһар абыйны күрү

Насыйп булды миңа да!

Больницадагы очрашу –

Хәтердә әле һаман да!

 

Дәва эзләп килгән иде

Урыссудан Баулыга...

Танып алдым да мин аны –

Төштек  фотокадрга!

 

95 яшь иде аңа,

Ләкин, хәтере яхшы!

Мин сорашам, ә ул сөйли –

Булмасам да танышы...

 

Дәва билгеләп, хөрмәтләп

Озаттык ветеранны.

Башкача күреп булмады –

Бу Мотаһар агайны...

 

Искә алып язган сүзләр

Рухына дога булсын!

Фирдәүс җәннәтләрендә

Урыны көтеп торсын!


Нет комментариев