Астрологлар фикеренчә, йолдызнамәнең биш билгесе еш кына махсус юнәлтелгән тискәре йогынты корбаны була.
КӘҖӘМӨГЕЗЛӘР аеруча энергетик йогынтыга бирешүчәннәр, чөнки алар еш кына икеләнеп, шикләнеп тора. Шуңа начар ниятле кешеләргә аларны үзләренә җәлеп итү, күз тидерү, йогынты ясау җиңел.
ИГЕЗӘКЛӘРГӘ лидерлык сыйфатлары хас. Нәкъ менә артык актив булулары һәм күп кеше белән аралашулары аларны энергетик вампирлар кулына китерә.
БАЛЫКЛАР һәр нәрсәне, һәр вакыйганы йөрәкләренә якын кабул итәләр һәм шул сәбәпле манипуляторлар корбанына әйләнәләр. Көчле интуицияләре аларга тылсым белән эш итү сәләте дә бирергә мөмкин, ләкин бу эмоциональ билге вәкилләре еш кына үзләре энергетик басым астында кала.
КЫСЛАЛАР һәрвакыт яңалык эзли. Ләкин тылсым белән бәйле мавыгуларында аларга сак булырга кирәк. Чөнки еш кына бу өлкәдә алар үз-үзләренә начар йогынты ясарга мөмкин.
ЧАЯННАР тылсым-фәләннәргә ышанмый. Ләкин “әче тел”ләре аларны еш кына тискәре тылсым тәҗрибәләре корбаны ясый…
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев