Цитрусларның С витаминына бай икәнен һәркем белә. Аларның кабыгын да ташларга ашыкмагыз.
Түбәндәге киңәшләрнең берәрсенә ярап куяр:
– төрле цитрус кабыкларын бер савытка салып, кием шкафына яки юыну бүлмәсенә куярга мөмкин. Алар тәмле ис таратып кына калмый, көя күбәләгеннән дә саклый.
– Аш бүлмәсендәге исләрне дә әфлисун, мандарин кабыгы киметә. Кабыкны чүп чиләге төбенә салып куярга да була.
– Вакланган кабыкларны туфракка черемә буларак кулланалар. Аның исен эт һәм песиләр дә өнәми. Шуңа күрә, йорт хайваннары өйдәге гөлләргә тимәсен, дисәгез, үсемлек яфракларын цитрус кабыгы белән ышкыгыз.
Фото: http://pixabay.com
Чыганак: http://muslumirc.ru/news/stati/tsitrus-kabygyn-tashlamagyzamsch
Нет комментариев