Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кара борыч файдалы

Кара борычта С витамины күләме әфлисундагыдан күбрәк. Борыч составындагы пиперин дигән матдә матдәләр алмашын яхшырта, ялкынсынуларга каршы тора, файдалы матдәләрне үзләштерергә ярдәм итә.

Пиперин матдәсе тире авыруларын дәваларга ярдәм итә. Ул «бәхет гормоны» дип аталган серотонин һәм эндорфин эшләп чыгаруга йогынты ясый.

Салкын тигәндә, ютәлләгәндә, ярты чәй кашыгы борычны җылы сөткә кушып эчәргә кирәк. Болай эшләгәндә тамак төбе җылына, какырык чыга.

Чәч үссен өчен 1 аш кашыгы борычны 1 аш кашыгы диңгез тозы һәм суган согы белән кушарга һәм шушы ботканы башка сөртергә кирәк. Ярты сәгатьтән юып төшерергә. 1–2 ай даими куллангач, нәтиҗәсен күрерсез.

Борыч ябыгу өчен дә файдалы. Ул төкерек һәм ашказаны согы бүленеп чыгуга стимул бирә. Борыч ашаучыларның метаболизмы яхшыра, фигурасы матурая.

Цистит булганда 1 чәй кашыгы борыч, 1 чәй кашыгы шикәр комы кушылган сөт эчәргә кирәк. Бу катнашманы бер атнадан артык кулланырга ярамый. Борычлы сөт сидек-җенес органнарын да, ир-атларда импотенцияне дә дәваларга мөмкин.

Биттәге җыерчыкларны һәм целлюлитны бетерү өчен дә борыч файдалы. Тәнгә скраб ясау өчен 2 аш кашыгы кофе чүбе, 2 чәй кашыгы борычны кушарга, шулкадәр үк корица өстәргә. Әлеге катнашманы парланган тәнгә сөртергә. 5 минуттан юарга.

Ләкин борыч кулланганчы каршы күрсәтмәләр булмавында инанырга кирәк. Гастрит, анемия, аллергия, сидек юлларында ялкынсыну булганда, борыч кулланырга ярамый.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/-kara-borychny-faydasy-/

Фото https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев