Кирәкле кызыклар сандыгы

Фисташканы йоклар алдыннан ашарга ярыймы?

Башка чикләвекләрдән аермалы буларак, фисташка күп калорияле түгел.

Пестә (фисташка) чикләвеге магний, В6 витамины һәм аксымнарга бай. Әлеге микроэлементлар тиз йокыга китү өчен җавап бирә икән. Даими кулланган очракта пестә чикләвекләре кешенең психоэмоциональ халәтен яхшырта, хроник арыганлыкны һәм стресслы ситуацияләргә бирешүчәнлекне бетерә, дип хәбәр итә «WDAY.RU» сайты.

Шуның өстенә пестә, башка чикләвекләрдән аермалы буларак, күп калорияле түгел, әмма төнгә каршы тозсызын гына ашарга киңәш ителә.

 

Фото:  /pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/11-03-2020/pest-ne-yoklar-aldynnan-asharga-yaryymy-5727308


Нет комментариев