Үзем белән алып китәр яраларым
Ялгызы гына чәй эчеп утырганда, Галия тагын уйларына бирелеп китте. Ялгызы... Соңгы араларда ул үзенең тормышы, 75 ел гомер яшәвенең заяга узганлыгын аңлап, йөрәген нидер чеметеп куя, җаны сыкрый башлый. Аның бит бер генә көне дә, бер генә сәгате дә бәхетле булып үтмәгән. Менә алтмыш елдан артык аның күз алдында зират юлы, лап-лоп итеп атлаган аяк тавышлары...
Җәйнең айлы матур киче төн белән тоташкан мәл. Җылы, рәхәт. Күкрәкне тутырып иснәгән саен, яздан җәйгә авышкан табигать сулышын сулыйсы килә. Каяндыр шомырт чәчәкләренең исе, үлән, дымлы туфрак исе борынга килеп бәрелә. Якында гына чикерткәләр җыры ишетелә. Табигатьнең һәр мизгеле хозурлыкка чумган! Менә шул кич Галиянең булачак бәхетле хатын-кыз тормышының астын өскә китерде дә. Югыйсә, ул да киләчәккә матур хыяллар белән унбиш яшен тутырды. Мәктәптә чираттагы имтиханнарын биргәч, югары уку йортына укырга барырга, аннан укып кайткач, нәкъ беренче укытучысы Рәшидә апа кебек укучыларына дәрес бирергә, кечкенә сыйныфлардан ук ошатып йөргән Фәнисе белән матур гаилә корырга... Ишле гаиләдә туып үскән, өлкәннәргә һәрвакыт ихтирам белән карап, яхшы укыган Фәнис аңа яхшы ир булачак. Галия үзе дә күп балалы гаиләдән. Ишле дип инде, аларның алтысы бер әтидән, калган дүртесе икенче әтидән. Шулай булса да, алар һәрвакыт дус-тату булып яшәделәр. Өлкәнрәкләре, үскән саен, туган йортны калдырып, читкә киттеләр, апаларының берничәсе, туган авыл егетләренә тормышка чыгып, күрше- тирәдә төпләнеп яши башладылар. Апа-абыйлары һәрберсе, әти-әниләренең хәер-фатыйхасын алып, бәхетле генә гомер кичерәләр, бәбиләр үстерәләр. Галия дә мәктәпне бетергәч, хыялларын тормышка ашыра алачак. Әйтерсең лә, шундый матур хыяллар давылы аны бөтереп алган да, җибәрергә теләми. Алда көткән булачак бәхетле тормышы аның уч төбендә генә кебек. Бераз хисләргә бирелсә, әллә ниләр уйлап бетерә Галия. Эх, рәхәт тә соң! Яшәү матур, укып кулына диплом алган көне, сөйгәне белән икесе генә калачак мизгелләрне уйлап, кичке уеннан соң, берүзе генә өйләренә таба атлый. Гадәттә, Галия, кичке уеннан соң, дус кызлары белән кайта яки Фәнис иярә иде. Кызлар бүген соңга кадәр калырга уйладылар, Фәнис тә күренмәде. Ул узган көнне, ерактагы туганнарына барабыз, дип сөйләнгән иде. Күрәсең, кайтып җитмәделәр. Галия, шулай уйлана-уйлана, авыл зираты тирәсенә җитте. Авылны икегә бүлеп торган зират яны бераз шомландырса да, кечкенәдән үк йөрелгән таныш сукмак алай ук куркыныч түгел. Галия аннан ничә мең тапкырлар атлап үткән бит. Шулай да бүген никтер эченә бераз шом керде. Караңгы таныш сукмакта ниндидер куркыныч бар сыман. Артына борылып карарга да өлгермәде, Галиянең артыннан кемдер, авыр итеп йөгереп килеп, кочаклап алды. Аның борынына аракы катыш авыр тын килеп бәрелде. Башына нидер килеп бәрелде. Галия караңгылыкка очты... Үзе аңында да кебек, тик кычкыра алмый. Олы иләмсез куллар аны ярым күтәреп, ярым өстерәп диярлек каядыр өстери иде. Аяклары, ботлары, узган елгы чапкан әрекмәннең каты төпләренә эләгеп, тәне ертыла. Ләкин ул авыртуны тоймады, тагын аңын җуйды. Ул аңына килгәндә, әлеге гәүдә аны бөтен көченә үз гәүдәсе белән каплаган, кыз һушына килеп кычкырмасын өчен, бер кулы белән аның авызын каплаган иде. Галия бу халәттән котыла алмаслыгын аңлады. Бар көченә тешләрен кысудан уртларыннан бәреп чыккан кан авызына тулды. Аста калган кулын ничек булса шулай тартып алу ягын карады. Бил тирәсенә туры килгән бер ташны учына кысып алып, бөтен көче белән көчләүченең маңгаена орды. Кулдагы таш кисәге аның нәкъ күзенә килеп эләкте. Инде үзенең “эшен” тәмам итеп өлгергән адәм актыгы мондый каршылыкны көтмәгән иде. Галиянең башына бөтен көче белән кабат китереп сукты.
Кыз аңына килгәндә, сызылып кына таң атып килә иде. Ул ялгызы гына зират уртасында. Сафлыкны, яшьлекне, өмет-хыялларны – барысын да зиратта, казылмаган кабергә салып, кан-яшь түгеп, өй ишеген ачты. Йорт бусагасын бу юлы башка Галия ачып керде. Кичә кич булган тормышны бүгенгесе белән чагыштырырлык сүзләр юк иде.
Төне буе керфек какмаган әнисе, кызының кыяфәтен күрү белән, хәлне аңлап алды. Килеп кергән кызын кочагына алды. Гомере буе авыр эш эшләп кытыршыланып беткән кул аркалары белән Галиясенең яшь катыш балчыкка, канга буялган бит алмаларын, куе керфекләрен сыпырып алды. Кызының маңгай тирәсендәге ярасы да тирән күренде. Мизгел эчендә ана күңеленнән, тән ярасы төзәлер дә соң, ә менә бу “яра”ны, оятны төзәтер чаралар табылырмы, дигән уй йөгереп үтте.
Вак хулиганлыклар кылып, урлашкан өчен бер тапкыр төрмәдә утырып кайткан Варис өчен үстердеме ул үзенең газиз баласын. Ни өчен аның пычрак куллары аның саф, чәчәк кебек кызына кул сузды? Әлеге сорауларга җавап юк, булмас та инде.
Шундый авыр сынаулардан соң, Галия кешеләр белән аралашмас булды. Галия өчен иң авыры – Фәнисне үзе тирәсеннән куып җибәрү булды. Ата-ана, әбинең биргән матур, дөрес тәрбиясе күзлегеннән караганда, ул Фәнискә тиң түгел иде инде. Кыскасы, Фәнис күпме генә ялынса да, ул аның янына очрашуларга чыкмады. Андый чакларда Галия, тәрәзә артына посып кына, әрнеп елый иде. Фәнис килеп көтеп тора да, кайтып китә. Ничә тапкыр Галия яшәгән йортның ишеген ачты, тик Галия бүлмәсеннән чыгып, егетнең күзенә күренергә оялды. Бу мизгелләрдә Галия күңелендә ниләр булганын ул үзе генә белде. Бер тамчы гаебе булмаган килеш, сөеклесеннән шулай баш тартты.
Сигезенче классны бетерү белән, Галия авылыннан ераккарак урнашкан шәһәргә укырга китте. Аның үткәнен белмәгән чит кешеләр арасында ул үзен яхшырак хис итте. Авылына сирәк кайтты. Кайткан очракта да, авылдашларына күренмәскә тырышты. Фәнис хәрби юлын сайлады. Шулай итеп, матур итеп бөреләнә башлаган мәхәббәткә нокта куелды. Галия баштагы елларда туган авылын, әнисен, туганнарын өзелеп сагынды. Ярый әле абыйлары-апалары, җаен табып, янына килеп тордылар. Галия баштан-аяк укуга чумып, бер-бер артлы ике уку йортын тәмамлады. Шулай да, үзләре ягына кайтып, укытучы булып эшләү хыялы тынгы бирмәде.
Байтак еллар үтте. Галия укытучылык өлкәсендә зур казанышларга ия булды. Тик аның күңел яралары гына төзәлмәде. Ул ир-атларга һәрвакыт шикләнеп, җирәнеп карады. Көндезләрен эштә укучылары белән мәш килеп үтсә дә, кичләрен Галияне сагыш сарып ала иде. Менә шул кич булмаса, аның тормышы ничек булыр иде икән? Мондый чакларда аның, ирексездән, күз яшьләре ага. “Бу яралар мәңге төзәлмәс, үзем белән алып китәр яралар ул”, – дип кабатлый Галия.
Берничә тапкыр төрмәдә утырган бер күзле Варис үзе дә бәхетле гомер кичермәде. Ул бәхеткә лаек та түгел иде. Үлеме дә аянычлы булды. Кышкы салкын буранда, эчкән килеш, кайчандыр Галияне мәсхәрәләгән зиратка кереп адашып, туңып үлде. Аның ярты-йорты гына калган гәүдәсен дә язгы өмәгә барган авылдашлары тапты.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев