Вакытсыз киткән җан
Тагын теге кечкенә малай басып тора. Кул сузымында гына. Елмая үзе. Кап-кара зур күзләре шундый шук, ике бит очында гына түгел, елмайганда хәтта иягендә дә матур чокыр барлыкка килә. Малайның кулларында – Айгөлнең уллары Айнар белән Айдарның аяк киемнәре. Ул Айдарның аяк киемен Айгөлнең аяк астына ук ыргытты, ә Айнарныкын кысып тоткан. Кулын изәде дә, юк булды. Айгөл йокысыннан уянып китте.
Ничәмә-ничә еллар шушы төш керә Айгөлгә. Моңа кадәр ул кечкенә малай бер нәрсә дә сорамый да, алып та китми иде бит. Шулай елмаеп, тыныч кына карап тора да Айгөлгә, каядыр китеп юк була. Ә бүген никтер Айнарының аяк киемен үзе белән алып китте. Шушы төш белән Айгөлнең күңел тынычлыгы да югалды. Хәерлегә генә булса ярар иде. Гөнаһасы да зур булды шул Айгөлнең. Бүгенге акылы булсамы? Юк шул, вакытны кире кайтарып булмый. Югыйсә, Рәзиле белән барыбер бергә калдылар бит.
Айгөл белән Рәзил кечкенәдән дуслар булып үстеләр. Айгөл гади эшче гаиләсендә үссә, Рәзилнең әти-әнисе урынлы җирдә эшләде. Улларының Айгөл белән дуслашып йөрүенә башта сөенгән ата-ана аларның егет белән кыз булып йөрүләренә ризасызлык белдерә башладылар. Имеш, Рәзилгә укырга кирәк, аннары башлы-күзле булыр өчен берәр хәллерәк кешенең кызын күзаллады алар. Айгөл дә, мәктәпне бетергәч, уку йортына керде югыйсә. Тик Рәзилнең әти-әнисе аны улларына тиң итеп күрәселәре килмәде. Шулай да егет белән кыз очрашуларын дәвам иттеләр. Ә бер кичтә мәхәббәттән исергән яшьләр, артык мавыгып китеп, барлык киртәләрне үтеп чыктылар. Әлеге хәлләр берничә тапкыр кабатланды. Аларның икесе генә белгән уртак мәхәббәт сере барлыкка килде. Тик әлеге “серне” Айгөл генә озак яшереп йөртә алмады. Ул балага узган иде.
– Айгөлем минем, мин бик шат булыр идем, тик әлегә икебезнең дә укып бетерәсе бар бит. Бала белән ничек укырбыз? – дип, сораулы күзләрен кызга төбәде егет. – Үзең ничек уйлыйсың? Аннары минем әти-әни дә бик куанмас әлеге хәбәргә. Әйдә, баладан котылып торыйк. Аннары безнең тагын, тагын балаларыбыз булыр әле.
Айгөл ни әйтергә дә белмәде. Рәзил каршы да түгел, риза да түгел. Баланы калдырыйк дисә дә, Рәзил аны ташламас иде. Ул Рәзилне тыңларга булды.
Өлкән яшьтәге табиб, баланы калдырырга кирәк дип, Айгөлне бераз үгетләде. Кире уйламасмы икән дигән ният белән, анализлар алырга, тикшерергә кирәк булыр диеп, өч көнгә аны бәби көтүче яшь әниләр палатасына салды. Инде ярыйсы гына беленә башлаган корсактагы баланың йөрәк тибеше дә ачык булып ишетелә, кулны куйсаң, аның әле бер, әле икенче якка борылганы, типкәләнеп алганы да сизелә иде. Хастаханәгә килеп кергәч, йөрәк астындагы яралгы тагын да тынычсызланып типте. Айгөл инде кире кайтып китәргә дип тә уйлый башлаган иде. Тик, бала белән ничек укып бетерермен, Рәзилнең сүзен дә тыңларга кирәк, дигән фикере аны уеннан кире кайтарды. Әлегә аларга бала кирәкми.
Берничә табиб караганнан соң, баланың срогы зур булмаса да, авырлыгы ярыйсы гына зур икәнлеге ачыкланды. Шуңа күрә, уколлар кадагач, Айгөл аны үзе табарга тиеш икән. Нинди сынаулар үтәчәген әле аңлап та бетермәгән Айгөл, төрле кәгазьләргә кул куйды. Табиблар, шәфкать туташлары да хастаханәгә килеп кергәндәге кебек елмаеп сөйләшми аның белән, барысы да кырыс, уйчан.
Ничек булса булды, Айгөлнең баласын, үзе таба алмагач, икегә кисеп таптырдылар. Үзе дә чак исән калды кебек.
– Бәлки, балагызны алып кайтып, зиратта күмәрсез. Ул инде кеше кебек. Андыйларны исем кушып җирләсәләр хәерлерәк, – дип, Айгөл яткан урын янына килеп басты күпне күргән акушер хатын.
Айгөл, әллә баладан котылу сөенеченнән, әллә авыртулары артта калу шатлыгыннан, баланы алып кайтуны кирәк дип тапмады. Авылда да яман аты чыкмаса яхшырак булачак.
– Юк, кирәкми. Исемсез булып, монда гына калсын. Алып кайтып йөрмибез, – дип кырт кисте ул.
Айгөл белән Рәзилнең укулары бетте, алар – кулларында дипломнары булган яшь белгечләр. Шул ук елны никах укытып, ата-аналарның ай-ваена колак салмыйча, бергә яши башладылар. Башта шәһәрдә тордылар, аннары икесен дә авыл “тартты”. Алар ике як әти-әниләре тырышлыгы белән йорт салып керделәр. Бәхетләрен тулыландырып, бер-бер артлы ике уллары Айнар белән Айдар туды. Аларның яшь аермалары зур булмаганлыктан, чит кешеләр хәтта аларны игезәкләр дип кабул итә иде.
Барысы да яхшы кебек. Айгөлгә генә еллар буе бер төш кереп җәфалый. Күзен йомып, йокыга китү белән шул төшне күрә башлый ул. Бер кечкенә малай басып тора. Кул сузымында гына. Елмая үзе. Кап-кара зур күзләре шундый шук, ике бит очында гына түгел, елмайганда хәтта иягендә дә матур чокыр барлыкка килә.
Ә бүген ул төшне башкачарак күрде. Тагын теге кечкенә малай басып тора. Кул сузымында гына. Елмая үзе. Кап-кара зур күзләре шундый шук, ике бит очында гына түгел, елмайганда хәтта иягендә дә матур чокыр барлыкка килә. Малайның кулларында – Айгөлнең уллары Айнар белән Айдарның аяк киемнәре. Ул Айдарның аяк киемен Айгөлнең аяк астына ук ыргытты, ә Айнарныкын кысып тоткан. Кулын изәде дә, юк булды. Айгөл йокысыннан уянып китте. Хатын төшне нәрсәгә юрарга да белмәде, күңеленә шом керде.
Сизә иде Айгөл, төшенә кергән әлеге бала – аның беренче баласы. Шул бала аны ничәмә-ничә еллар җибәрми. Бүгенге акылы булса, ул баланы табар иде дә бит. Үкенүдән файда юк. Төше хәерлегә генә булса иде.
Айгөл белән Рәзил иртән үк эшкә җыенды. Малайлар рәхәт итеп изрәп йоклап калдылар.
Җәйге каникулның башланган чоры гына. Малайлар берсе – дүртенчене, икенчесе бишенче классны тәмамлады.
Айнар белән Айдар инде берничә көн елгада балык тотарга, үзләре ясаган кечкенә көймәләрен сынап карарга уйладылар. Ык ярында сыер көтүе. Көтүче Расыйх абый да малайларны таный. Алар кул изәп кенә сәлам бирделәр дә яр буена чаптылар.
Бу тирәдә аккан елганың һәр урынын малайлар яхшы белә. Алар тирәнгә керми. Әтиләре белән дә еш кына шунда киләләр. Бүген аларның көймәләре бар шул. Айдар бераз куркыбрак торса да, Айнар кыстагач, алар җайлы гына йөзеп киттеләр. Ярдан этелеп китү бераз авыррак булса да, агым аларны тиз “тартып” алды. Көймә шәп кенә йөзеп китте. Малайлар сөенеп куйдылар. Алда – Ыкның киңәеп, агымы бөтерчекләр ясап ага торган урыны. Малайлар анда ук барып җитмәбез, таяклар белән этелеп, ярга чыгарбыз дип уйлаганнар иде. Бер җаен алган ясалма көймә Айнар белән Айдарны тыңламады, көчле агымга бирелде. Малайлар, куркудан, көтүче калган якка карап, кычкыра башладылар. Куркудан, бер басты, бер утырды алар. Шулай итеп, куймә су өстендә тигезлеген югалтты да күз ачып йомганчы капланды. Көтүче Расыйх абзый боларны барысын да күрде, атына атланып, бар булган көченә чаптырып, малайлар капланган урынга атылды. Малайларның башлары бер батты, бер калыкты. Көтүче ир, Айдарны ничек эләкте шулай тотып, судан алып чыкты. Хәле беткән булса да, кире суга кереп китте. Айнарны озак эзләде. Якында гына балык тотып утыручы берничә егет тә, хәлне күреп, ярдәмгә ашыктылар. Дистәләрчә тапкыр суга чумып эзләсәләр дә, Айнарны таба алмадылар алар. Баланың җансыз гәүдәсен кичкә таба гына судан алдылар.
Җомга иртәсе белән Айнарны җирләп кайттылар. Икенче уллары Айдар куркудан тотыгып сөйләшә торган булды. Айгөл дә бу хәлләрдән соң чак кына акылдан шашмый калды. Айнарның өчесен уздырган көнне, озак еллар үзе теләп баш тарткан, бу дөньяга тудырмаган баласы рухына да багышлап дога укытты. Аны улым, Габдулла дип атады.
Шуннан соң ул бала да аны төшенә кереп йөдәтмәде. Тик Айгөлнең төннәре барыбер тыныч булмады, ул Айнарны, хәтта төшендә генә күреп күнеккән кечкенә малайны сагынып елый иде. Үкенеч камчысы аның йөрәген йөз генә түгел, мең тапкырлар телгәләде, вакытсыз һәм бу дөньяга килә дә алмый киткән җаннар аны газаплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев