Төш
Соңгы вакытта үлем-китемнәр турында еш ишетәбез. Мондый куркыныч хәбәрләргә күнегеп тә беттек бугай инде. Бүген тагын шундый авыр хәбәр килеп иреште. Тик аның үләчәген мин белә идем, чөнки ул да мин төштә күргән “концертлар залына керде”.
– Ник килдең! Бар кайт, – дип кычкырды ул. Үзе иң арттагы рәткә утырган. Борылып карамый. Беләм, карашлар очрашса, ул миңа ияреп концерт карамыйча кайтып китәчәк яки мин аның янында утырып калачакмын.– Концерт әле башланмаган, кешеләр җыела башлады. Бу яңа зал. Әле синең биредә булганың юктыр. Монда яңача, ике яклап керәләр, күрәсеңме? Ярый, курыкма миннән. Сизәсеңме, минем кулларым әле дә җылы. Бераз гына тор да, монда озак тоткарланма, яме. Мин әле үзем дә концертның кемнеке икәнен белмим, шулай да килдем. Ял итәсем килә бераз. Алгы рәтләр тулып килә, бу тирәләрдә дә урын калмаячак. Бераздан бу зал тулачак.
Чынлап та, зал инде тулып бара икән. Ишекне киң ачып, елмая-елмая, миңа һәрвакыттагыча шелтәле караш ташлап, кода тиешле абый керде. Баш кагып кына исәнләштем, аның артыннан тагын таныш-таныш йөзләр бер-бер артлы агыла башлады...
– Бар әле чык моннан! Бар кайт, – дип артымнан эткәләгәнгә уянып киттем. Таң да атып килә икән. Моннан соң күзгә йокы кермәс инде.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев